«Син мине авыруга сабыштырдың, үлгәндә дә гафу итмим, ләкин…»

-- Лэйсирэ

Мин 1938 елның августында Спас педтехникумына укырга кердем, апам инде өченче курсны бетереп, озакламый укытучы булырга җыена иде. Апа янына еш керәм. Бүлмәләре бик матур, радио да бар, концертлар тыңларга бүтәннәр дә керә. Апамның дусты Галия (исемнәрне үзгәрттем) белән дә шунда танышып, дуслашып киттек без, уртак серләребез дә бар иде.

Апа миңа сер итеп кенә Галиянең Әнәс исемле егете барлыгын, бик яратышып йөрүләрен сөйләде. Хәер, егетем белән Бизднә елгасы буенда йөргәндә мин аларны еш очратып, исәнләшеп үтә идек. Галия шәһәрдә туганнарында тора, шуңа тулай торакта да, ашханәдә дә сирәк күренә икән. Аның киемнәре дә матур, затлы, безнең киемнәрдән бик нык аерыла. Сөйкемле, аз сөйли, күп белә торган Галияне егетләр генә түгел, кызлар да бик ярата. Әнәс белән Галия арасында көчле мәхәббәт барын апа сөйләү белән генә түгел, үзем дә сизә идем.

Укулар тәмамлангач, без егетем белән икебез дә эшкә юлламаны Әлки районына алдык, дуслыгыбыз дәвам итте, егетем шуннан сугышка да китеп барды. Ә Галия белән Әнәс юлламаны икесе дә үзләренең туган якларына алганнар. Һәм бик нык ялгышканнар…

Шул юллама Галия белән Әнәснең яшьлек мәхәббәтләренә нокта куйган. Үз якларына кайтып эшкә керешкәннәр. Әнәс Көек авылында тарих укыткан. Шулвакыт мәктәптә җыештыручы булып эшләүче апаның кызына мәхәббәте уянып, башы әйләнгән, яшьлек мәхәббәтен оныткан. Өйләнешкәннәр, кызлары туган, аңа Галия исеме кушканнар. Әнәскә яшьлек мәхәббәте Галиядән дә сирәк булса да хатлар килеп торган, Әнәс тә җавап язган. Галия Әнәсне оныта алмыйча, аны ничек тә бер күрәсе килүен хәбәр иткән. Икесе сөйләшеп, Башкортстанның Мәчетле районындагы “Янартау” санаториена килгәннәр. Яшьлек чоры мәхәббәте инде бераз сүрелүен аңласалар да, сөйләшеп сүзләре бетмәгән. Әнәс башыннан үткәннәрне алдамыйча, ничек бар шулай сөйләп биргәч, Галия акылдан шашар хәлгә җиткән. Әнәс, гафу үтенергә теләп, матур сүзләр сөйләп якынаерга омтылса да, Галия аны ишетергә дә теләмәгән. “Син мине авыруга сабыштырдың, 15 яшемнән булган мәхәббәтемне таптап үттең, бәхетле булырсыңмы-юкмы, анысын Аллаһы гына белә, ничек теләдең, шулай яшә. Мин сине үлгәндә дә гафу итмим, ләкин балаңа яман язмыш теләмим, бәхетле булсын. Сау бул, синең белән мәңгегә аерылышабыз”, – дип, Уфада яшәүче әниләренә кайтып киткән.

Без, бергә укыган курсташлар, 50 елдан соң (1991 елда) Спас педагогика техникумына очрашуга бардык. Шунда Галиянең Спастагы Зифа дусты, аның калган гомере турында болай дип сөйләде:

– Галия Уфага кайтканда тәмам чирлегә сабышкан була, аны әти-әнисе озак кына дәвалыйлар (нервы, йөрәк, диабет чирләре аны тәмам какшата). Мин аның янына хәл белергә бардым, ул һаман Әнәсне чакыра, гел аның белән саташа иде. Ерак Көнчыгышта яшәүче Әнәскә хәбәр дә биреп карадым. Ләкин аннан “мин кайта алмыйм” дигән хәбәрне алгач, бүтән борчымадым.

Шулай шул, мәхәббәт үзе бик изге, кадерле сүз булса да, аның ахыры кайвакыт әрнү-газаплар белән дә тәмамланырга мөмкин. Күп вакыт сабыр итәргә кирәген дә беләбез, ләкин үтәп бетерә алмыйбыз шул. Һәркем үз яраткан пары белән гомер кичерсен иде.

Ә мәхәббәт ялкынында янып, яшьли гүргә кергән Галия дустымның урыны оҗмах түрләрендә булыр, иншалла.

Гөлсем ШӘЙДУЛЛИНА. Чаллы, tatyash.ru

Фото: https://pixabay.com

Бәйле