“Сәгатьтән артык һушсыз яткан хатын янына бер табиб та килмәде”

-- Лэйсирэ

Социаль челтәрләргә урнаштырылган кадрлар Стәрлетамак шәһәре дәваханәсендә төшерелгән. Өлкән яшьтәге пациент ханым хастаханә палатасында һушын югалткан һәм койкасы янындагы салкын идәндә яткан, дигән фикердә видеоязма авторы. Ханымның палатадашы коточкыч хәлне мобиль телефон камерасына төшерә һәм Интернетка чыгара, дип яза Өмет.

Ролик авторы: “Сәгатьтән артык һушсыз яткан хатын янына бер табиб та, шәфкать туташы да килмәде”, — ди.

Бу вакыйганың нәрсә белән тәмамлануы әлегә билгесез.

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы бу хәлгә карата Стәрлетамакның 1 санлы хастаханәсендә эчке тикшерү үткәрәчәк дип белдерде.

Фото: https://pixabay.com

Бәйле