“Вы жалкие уроды!” Интернетта шау-шу куба

-- Лэйсирэ

Социаль челтәрләрдә кичә тагын бер шау-шу купты әле. Уфадагы барбершопларның (ир-атлар өчен чәчтараш) берсендә эшләүче яшь кыз, клиентларның оятсыз кыланышларына түзә алмыйча, видеоязма төшергән, дип яза Өмет.

Эш шунда: әлеге чәчтараш ачылуы көнендә “Күпме телисең, шулкадәр түлә” промо-акциясе игълан иткән. Аның кысаларында чәч кистергән өчен 50, 100 сум акча калдыручылар да булган. Менә шулар аркасында барбершопта эшләүче яшь хезмәткәрнең җене котырган да инде.
Андый клиентларны ул “циничные и жалкие уроды” ди. Социаль челтәрләрне кулланучылар исә видеоязма авторы фикере белән килешми.

Чәчтараш хуҗалары, бу роликның Интернетка чыгуын белгәч, ачуы кабарган хезмәткәрне эштән азат иткән…

Фото: https://pixabay.com

Бәйле