Өлкән сыйныфларда укыганда авылыбызга Марат Шәйбаковның концерт белән килүен әле булса хәтерлим. Сыйныфташым Эльвира белән авыл клубының арткы рәтендә аның моңлы тавышын тыңлап, мөкиббән китеп утырган истә. Ул вакыттан соң байтак еллар үтте, ләкин җырчы белән күрешеп сөйләшәсе иде дигән уй күңелемнән китмәде.
Һәм менә бүген Марат Шәйбаков белән зур булмаган әңгәмәмне тәкъдим итәм.
-Бүгенге көндә нәрсәләр белән мәшгульсез? Башланып киткән елга нинди планнарыгыз бар?
-Февраль аенда беренче тапкыр дисәм дә ялгышмам, ут күршебез Татарстанга гастрольләргә чыгарга җыенып йөрим. Шуңа бәйле эшләр белән мәшгульмен. Җырлар яздырам. 27 гыйнварда Мәскәүдә узачак концертта катнашачакмын.
-Узган ел ничек үтеп китте? Нәрсәләргә ирештегез? Гомум алганда уңышлы булдымы ул?
-Узган елны “Башкортстанның атказанган артисты” дигән зур исемгә лаек булдым, “Туган тел” телеканалы премиясе, “Болгар” радиосы премиясе лауреатлары исемен алдым. Аллага шөкер, 2018 ел бик уңышлы килде.
-Сәхнәгә чыгуыгызга ничә ел?
-1997нче елларда мин филармониядә эшли башлаган идем. Төрле җырчылар белән чыгыш ясарга, төрле төркемнәрдә җырларга туры килде. Гомумән алганда, 20 елдан артык гомеремне сәхнәгә багышлаган булып чыгам.
-Фанатларыгыз бармы? Концертларыгызга җыелышып йөриләрме?
-Әйе, Интернет алга киткәч бигрәк тә сизелә бу. Бик күп язалар, мактыйлар. Урамда, кибеттә, базарга чыккан арада, хәтта заправкага тукатаганда да танучылар очрый. Сөйләшеп, хәлләр сорашалар. Фанат кызлар булсын инде ул. Гашыйк та булсыннар. Алар гашыйк булмаса, концертларга кем йөрер?
-Кыз һәм ул үстерәсез дип беләм. Алар “шундый-шундый һөнәр сайлыйм дип теләк белдермиләрме әле?
-Улыма — 13, кызыма 5 яшь тула. Улым баян классына йөри. Кайчагында әти кебек буласым килә дип тә әйтә. Әле төгәл генә үзе дә белми шикелле. Кызыма килгәндә инде, кечкенә булуына карамастан, артистлык сыйфатлары күренә аңарда. Бик матур җырлый. Нинди юл сайлауларын вакыт күрсәтер. Артист булмасалар, бик әйбәт булыр иде.
-Чын дуслыкка ышанасызмы? Чын дусларыгыз бармы? Булган хәлдә, алар эстрада (сәхнә, шоу-бизнес) өлкәсеннәнме? Я инде күп билгеле җырчылар, башкаручылар әйтмешли, “эстрадада чын дуслык юк” дигән гыйбарә белән килешәсезме?
-Чын дус ул бик зур төшенчә, миңа калса. Ышанычлы дусларым бар, моны шикләнмичә әйтәм, алар күп түгел, әлбәттә. Эстрадага килгәндә инде, анда чын дуслык юктыр ул. Бар ул минем шоу-бизнестагы “исәнме-саумы!” дип, хәл-әхвәл сорашып йөргән дусларым, ләкин аларны чын дус дип әйтә алмыйм.
-Гаиләгезгә ничә ел? Хәләлегез Ләйсән белән ничек таныштыгыз?
-Аллага шөкер, Ләйсән белән иңгә-иң терәшеп яшәвебезгә быел 15 ел тула. Мин аның белән ул эшләгән хастаханәдә танышкан идем. Беренче караштан ук күзем төшеп, гашыйк булдым, тиз арада эләктереп алып өйләндем дә. Арытаба да шулай матур итеп яшәргә язсын иде.
-Марат Шәйбаков нинди кеше ул? Берничә сүз белән әйткәндә?
-Мин бик кызу кеше, шырпы кабы кебек тиз кабынып китүчәнмен. Ләкин озак үпкә сакламыйм, тиз онытам. Йомшак күңеллемен, кешеләргә карата гадимен. Җиңел аралашам. Кечкенәдән оялчан булдым. Әле дә шушы хис мине озата йөри.
-Кешеләрдә иң яратмаганыгыз нәрсә?
-Минем өчен кешеләрдә иң яратмаган сыйфат – ялганлау. Ялган сүз сөйләп, үзен-үзе әллә кемгә куеп йөргән кешеләрне яратмыйм. Икейөзлеләнеп, алдыңда – берне, чыгып киткәч икенчене сөйләгәннәрне җенем сөйми.
-Сәхнәгә тәүге тапкыр аяк баскан Марат Шәйбаков бүгенге Марат Шәйбаковтан аерыламы?
-Әлбәттә, аерыла. Беренче мәлләрдә ничек микрофон тотарга, нәрсә сөйләргә, ничек басып торырга дип борчылган Марат түгел инде мин. Байтак еллар дәвамында җыелган тәҗрибәм бар. Нинди җырлар җырларга икән дип баш ватмыйм – әйбәтләрен, уңышлы дип тоелганнарын сайлыйм, сәхнәдә кигән костюмнарымны заманча итеп тектерергә, сәхнә бизәлешен бүгенге көнгә яраклашытырып башкарырга тырышам.
-Элек, “Ихлас” төркемендә бергә эшләгән Әнвәр Нургалиев һәм Гүзәл Әхмәтова белән аралашасызмы?
-Әйе, Әнвәр белән менә бүген генә телефоннан сөйләштек әле. Гүзәл белән дә аралашып торам. Дошман түгелбез. 2000-2001 елларда без оештырган төркем сәхнәләрдә гөрләде. Гүзәл аерылып киткәч, Әнвәр белән байтак еллар чыгыш ясап йөрдек. Аннары күп артистларның тормышында шундый бер момент килеп туа – ул үзаллы гына чыгыш ясарга карар итә. Әнвәр белән безнең дә шулай булды. Ул бүген үз төркеме белән концертлар куя, мин дә шулай ук үзаллы җырлыйм. Кыскасы, аралашабыз, бер-беребезгә киңәшләр биреп торабыз.
-Кем сезгә җырлар яза? Даими авторларыгыз бармы?
-Даими авторларым арасында – Зифа апа Нагаева, Наил Шәймарданов, Азат Имаев. Татарстаннан Риваль Хисмәтуллин, Айгөл Вәлиуллина сүзләренә бик матур җырлар язалар, Альфред Якшимбетов, якташым Рәүфә апа Нурмөхәммәтова. Бүгенге көндә шундый композиторлар белән эшлим. Үзем дә җырлар иҗат итәм.
-Инстаграм. Нәрсә ул сезнең өчен? Тамашачы белән бәйләнештә торумы? Рекламамы? Анда сезне тамашачы тәнкыйтьлиме? Я киңәшләр бирәләрме?
-Инстаграм бүгенге көндә бик көчле нәрсә. Ул бөтен нәрсә — шул ук ТВ да, реклама чыганагы да, тамашачы белән бәйләнеш тә. Мактап та, тәнкыйтьләп тә язалар, берсенә дә ачуланмыйм, чөнки һәркемнең үз фикерен белдерергә хакы бар. Постларга күп комментарийлар язалар. Бу төр социаль челтәрдә тамашачыларым, фанатларым белән теләп аралашам.
-Тагы да бер популяр сорау. Башкортстан белән Татарстан тамашачысы аерыламы? Нәрсәсе белән?
-Татарстан белән Башкортстан тамашачысы арасында ниндидер аермалык күрергә мөмкинлегем булмады әле, чөнки Татарстанга озайлы гастрольләргә чыкканым юк, җыенам гына. Казанда концертларда чыгыш ясаганым бар, җылы кабул иттеләр. Башкортстан тамашачысына да тел-теш тидерерлек түгел.
-Яраткан ризыгыгыз нинди?
-Яраткан ризыкларга килгәндә, бу гуляш, пилмән, манты, бишбармак.
-Буш вакытларыгызны ничек үткәрергә яратасыз?
-Мин балыкчы. Җәен дуслар белән еш кына балыкка йөрим, кышын урманга чаңгы шуарга чыгабыз. Авылга кайтсам да чаңгыда урманга чыгам.
-Артист кешенең тормышы еш кына озайлы гастрольләргә корылган. Хәләлегез Ләйсән сезне көнләмиме?
-Гастрольләргә Ләйсән мине тыныч күңел белән озата. Көнләшәм дигәнен ишеткәнем юк. Гомумән, көнләшкән кеше белән яшәп тә, иҗат итеп тә булмый, бер-беребезне аңлап яшибез.
-Тормышыгыздан берәр кызыклы хәл хакында сөйләгез әле.
-Кечкенәдән кыска буйлы идем. Стәрлетамак мәдәният-агарту техникумына укырга кердем дә бермәл шулай тулай торак коридорыннан китеп барам. Каршыма уку йортның директоры очрады да: “Мальчик, ты что здесь делаешь? А ну-ка, иди на улицу, здесь не место для детских игр!” – димәсенме. Каушап калмадым: “Я поступил сюда учиться, живу здесь”, — дидем. Директор исә чын күңеленнән гафу үтенде.
Армиядә дә буем кыска булганга күрә “малой” дип йөртәләр иде.
-Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Иҗатыгызда уңышлар теләп калам.
Әлфия Бикмурзина, Өмет