Казанда ЮХИДИ инспекторына һөҗүм: «Перехват» ясап эзләү бара [видео]

-- Лэйсирэ

13 февраль Казанның Мәскәү районында чит ил автомобиле йөртүчесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен боза. Моның өчен аны юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре туктатырга тели. Әмма ир-ат качмакчы була.

Эзәрлекләү Восстание урамына кадәр дәвам итә. Машинаны туктатырга теләгән ЮХИДИ инспекторын капот өстендә берничә метр сөйрәп баралар. Аннан башка машинага күчеп утырып, урыннан качып китәләр.

Хәзерге вакытта «Перехват» планы ярдәмендә эзләү бара. Аягын сындырган инспекторны хастаханәгә озаталар.

Фото: социаль челтәрләр
Видео: Татар-информ
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий