«Фаҗига булыр алдыннан сәер төш күргән иде»

-- Лэйсирэ

Әтнә районы Кече Әтнә авылыннан укучыбыз Хәйдәр Галәвиев шалтыраткан иде: «2016нчы елның 1нче маенда Кече Әтнә каберстанында корыган агачларны кискәндә өстенә агач төшеп, 61 яшьлек кеше үлде. Мәетне күмгәндә халык бик күп иде. Бөтен чыгымнар мәчет хисабыннан булсын, диделәр.

Әмма мулла-мәзин тиешле ярдәм күрсәтмәде. 7 мең сум пенсия алып яшәүче хатыны әҗәткә кереп, бөтен эшләрне үзе башкарды. Ул әҗәт әле дә түләнеп бетмәгән, менә бу ханымга берәр оешмамы, кем дә булса ярдәм күрсәтергә тиешме?» – дип сорау биргән иде ул.

Бу мәсьәләдә без тол калган ханым – Гөлфия апа Фәхретдинованың башта үзенә шалтыраттык. «Халыктан да акча җыелды, мәчет тә 20 мең сум бирде, ярдәм итмәделәр дип әйтә алмыйм, сеңлем. Шуңа күрә, бу мәсьәләне артык куертмагыз инде», – диде ул тыйнак кына. Ләкин Гөлфия ханым белән сөйләшкәндә, бу вакыйга турында язарга рөхсәт алдым. Чөнки гыйбрәтле дә, шул ук вакытта могҗизаи да хәлләр белән бәйле ул.

Тәлгать Фәхретдиновның үлгәненә быел өч ел булачак. Хатыны Гөлфия апа сагынып искә ала аны. «Бик матур яшәдек, янымнан китми иде. Үзем Казан кызы мин. Бала чакта әби янына Кече Әтнәгә кайтканда очрашып, танышып калган идек, шулай өйләнештек», – дип сөйли башлады әңгәмәдәшем.

40 ел буе бергә матур пар булып яши алар. Ләкин 2015нче елның 1нче маенда ире Тәлгать, авылдашлары белән берлектә зират чистартырга киткән җирдән үз аякларында әйләнеп кайтмый…

– Бу көнне мин өйдә идем. Тәлгать ул вакытта каравылчы булып эшли, төнге сменадан өйгә кайтты. Зиратта өмә булачагын белеп, шунда барырга җыенып йөри башлады. Үләргә дип түгел, эшләргә дип чыгып киткән иде дә, хушлашып чыгып киткән кебек булды ул. Олы кызымның кечкенә кызы бар. Ул өч яшендә иде. Шуның янына килеп, хушлашкан шикелле, аны үбеп, кочаклап: «Кызым, мин зиратка менәм, яме?» – дип озак кына яратты. Кыз әйтә: «Дәү әти, сакалларың чәнчи синең», – ди. Шуннан соң чыгып, кырынып, тәһарәтләр алып керде, «Чистамы мин, кызым?» – дип сорады. Тәлгать өмәгә киткәндә, мин икенче бер оныгым белән бакчага чыгарга әзерләнә идем. Җирне йомшартырга кирәк – тиздән әйберләр утырта башларбыз, дидем. Күземә операция ясалган булу сәбәпле, Тәлгать моның өчен дә борчылып чыгып китте. Оныгыма: «Улым, дәү әниеңә эшләтмә, дәү әниең операциядән соң. Үзең эшлә бөтен эшеңне. Дәү әниең карап кына торсын», – диде. Зиратка менгәч тә, үзенең «Дружба» пычкысы белән агач кисә башлаган. Ике катлы агач булган ул: берсе-берсенә сөялеп торган. Берсен кискәндә, икенчесенә игътибар итмәгәндер инде, башына төшкән дә, шунда ук үлгән дә, диделәр. Башы бик имгәнгән булган. Күзе дә чыккан, диделәр, мин аларын карамадым – карый алмадым. Гомумән, бу хәлгә ышанмадым. Бакчада эшләгән вакытыбызда күрше кереп: «Гөлфия апа. Син нык бул – Тәлгать абыйның башына агач төшкән», – дип, хәбәр итте. Зиратка торып чаптым. Анда халык күп иде, иремне сузып салганнар иде, башкасын хәтерләмим дә, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Ул көнне өмәне дәвам итмиләр – бөтен кеше өенә таралыша. Тәлгать абый турында: «Бик изге эш эшләгәндә, изге урында үлде, урыны җәннәттә булыр инде», – дип сөйләшәләр. Мәрхүмгә әле 61 яшь кенә була.

Шунысы кызыклы, бу фаҗига булырга ике көн кала Тәлгать абый бер сәер төш күрә.

– Аның тәмәкене дә, аракыны да ташлавына шактый еллар булган иде инде. Төш күргән. Ак киемнән киенгән, ак сакаллы олы гына яшьтәге бер бабай аның янына килеп баскан да, «Менә сиңа ике тәмәке бирәм, шуны тартып бетер», – дигән. Шушы төшне күргәннән соң, ике көннән соң үлде ул. Баштарак төшемә бик еш керде. Мәсәлән, бер генә төшемне сөйлим: мин урманнан йөгергән вакытта бер күпер янына килеп чыктым. Ләкин икенче ягына чыга алмыйм икән. Күпер тактасына басмакчы булам – такта сына да китә, сына да китә. Шуннан соң Тәлгать артымнан килеп кочаклап: «Хатын, син теге якка чыгарга ашыкма, мин сине вакыты җиткәч, үзем килеп алырмын», – диде. Аннан соң ремонт ясарбыз дигән ният белән, ул такталар да алган иде, җитешмәде, мәрхүм булды. Үлеменнән соң, малай белән ремонтны үзем ясаган идем. Кабат төшемә керде: «Һай, хатын, бик матур булган бу», – ди. Кайвакыт әле дә янымда кебек була ул. Мине саклавын тоям. Бервакыт кич ике онык залда кино карап утыралар. Ә мин икенче бүлмәдә идем. Болар йөгереп керде: «Анда тәрәзәдән дәү әти карап тора», – диләр. Кече атна мәрхүмнәр йортка кайта инде ул, дип, өлкәннәрдән ишеткәнемне хәтерләдем, – дип сөйли Гөлфия апа.

Иренең үлеменнән соң, бер канаты сынган кош кебек калса да, күршеләренә, дус-ишләренә һәм бу кайгылы вакытында ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтле ул.

– Әлегә кадәр, мине кайгыртып, ярдәм булмасмы, дип, газетага шалтыратучы танышларым бар. Оныкларым янында. Балаларым исән-сау. Менә боларның барысы да, яшәү өчен көч бирә, – дип сүзен тәмамлады әңгәмәдәшем.

Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит

Фото: https://pixabay.com
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий