Татарстанда дүрт яшь кыз «КАМАЗ» астында изелә [фото]

-- Лэйсирэ

15 февраль кич Алексеевск районында булган куркыныч авариядә дүрт кызның гомере өзелгән. 18-20 яшьлек туташларның барысы да Алексеевск бистәсендә яшәгән.

Фаҗига кичке сәгать алтынчы яртылар тирәсендә килеп чыга. Казан – Оренбург юлында 18 яшьлек туташ идарә иткән «Лада» машинасы тизлекне арттырып каршы як юлга чыга һәм «КАМАЗ» астында кала.

Җиңел машина йөртүчесе һәм аның 18-20 яшьлек өч юлдашы да вакыйга урынында җан бирә. Кызларның барысы да Алексеевск бистәсендә яшәгән дип хәбәр ителә. Рульдәге кыз йөртү таныклыгын әле ун ай элек кенә алган булган, дип яза ВТ.

Фото: Татар-информ

Бәйле