Әлки районының Әхмәт авылында туып үскән “бәллүр кыз” Гөлназ Вәлиуллина белән без күптәннән таныш. Моннан алты ел элек, командировкага баргач, газетабыз журналисты Фәния Әхмәтҗанова аның турында бик сокланып язма әзерләгән иде. Гөлназ белән янә Казанда очраштык.
Физик мөмкинлеге чикләнгән хатын-кызлар арасында узучы бәйгеләрдә еш катнаша ул. Шимбә-ял көннәрендә концерт-театрларда да очратырга була аны. Гәүдәсенең озынлыгы бер метр гына булуын исәпкә алмаганда, Гөлназ башкалардан бер нәрсә белән дә аерылмый кебек. Кечкенә булуының да, бәллүр авыруы белән авыруның да сәбәбе – вакытында тиешле табиб ярдәме күрсәтелмәү икән.
Гипсны дөрес салмаганнар
Гөлназ тугач та, әти-әнисе аны авыру дип башына да китермәгән. Бер яшькә кадәр сау-сәламәт яшәгән баланың кинәт кенә сөякләре сына башлый. Район табиблары аны-моны уйлап тормый, кызга гипс салалар да кайтарып җибәрәләр. Әти-әнисе бу хәлгә бик аптырый. Мәскәүдә яшәүче бер танышлары белән киңәшеп карарга булалар. Ә ул аларны үзе янына чакыра. “Шулай итеп, биш яшемдә мине Мәскәү табиблары карый,– дип сөйли Гөлназ. – Әти-әнием ул чакта өйдәге бөтен малны сатып бетерә. Юлга да, табибка түләргә дә акча кирәк була. Табиблар әти-әниемне әрләп ташлый. Вакыты узган, сына башлауга килергә кирәк иде, диләр.
Илле тапкыр сыну
Гөлназның сөякләре берсе артыннан берсе сынып кына тора. 20 яшенә кадәр 50 тапкыр сынарга өлгерә алар. Кызга бик күп наркоз кичерергә туры килә.
– Кайчан гына сынудан туктармын икән дип хыялланган идем. Әйтергә дә куркам, Аллага шөкер, хәзер инде мондый газаплардан азат мин. Яшь барган саен, әкренләп акыл да керә бит инде. Үземне сакларга өйрәндем. Егылмаска, карап йөрергә тырышам. Интернет аша минеке төсле диагноздан җәфаланучы бер кыз белән таныштым. Ул миңа сөякләрне ныгыта торган дару турында сөйләде. Шуны алып эчкәч, файдасын тойдым, – ди кыз.
Гөлназ кечкенәдән тырыш бала була. Мин авыру дип утырмый ул. Читтән торып белем ала.
– ТИСБИның икътисад факультетын дистанцион ысул белән тәмамладым. Кайчакларда бөтенләй аңламаган чаклар да булды. Мәктәптән калган гадәт буенча, шалтыратып, кемнән булса да сорыйсы килә. Әмма андый мөмкинлек юк. Хәтта укытучылар белән дә аралашып булмады. Бары тик куратор белән генә киңәшләшергә ярый иде. Шулай булгач, бөтен программаны методик кулланмаларга таянып эшләргә генә кала. Дөрес булганчы кабат-кабат эшлисең дә эшлисең инде. Ә имтиханнарны Казанга барып бирдем , – ди ул. 2016 елга кадәр “Кызыл Шәрык” агрофирмасында эшли, компьютер системасын алып бара. Казанга килгәненә ике генә ел әле.
– Казан – хыялым иде. Дөрес, әти-әнине үгетләү бик авыр булды. Беренче тапкыр алты айга киттем. Кеше фатирын яллап тора башладым. Әни, җаным, алты ай елады. Минем өчен борчылды. Сагынсалар, үзләре яныма килә иде. Ә мин мөстәкыйль булырга өйрәндем. Туган йорттан чыгып киткәнмен икән, ничек тә тырышып яшәргә тиеш идем. Эш тә таптым. 6 айдан соң, үземә фатир алырга уйладым. Әти-әнием үз исемнәренә ипотекага фатир рәсмиләштерделәр. Түләвен үзем түлим. Өйдә генә эшлим мин. Бар да компьютерда. Эшем документлар белән бәйле. Аллага шөкер, начар түләмиләр. Ашарыма, эчәремә, ипотека түләргә дә җитә. Әле ул гынамы, ай саен дус кызым белән берничә концертка барабыз, – ди Гөлназ. – Өйдә таяк белән йөрим. Арбама бик сирәк утырам. Әмма күп йөри алмыйм шул, арам. Кеше арасына чыкканда да таякны калдырмыйм. Яшәгән йортымда лифт юк. Фатирым дүртенче катта урнашкан. Каядыр чыгасы булса, менеп-төшеп йөрергә дә кирәк. Әмма мин бер дә зарланмыйм. Йөри алам бит, дип сөенәм.
Тормыш үзе өйрәтә
Кайчак, концертларга баргач, таякка таянган бер метрлы кызга яшьләр түгел, өлкән яшьтәге әбиләр мыскыллы караш ташлый икән. Бервакыт берәү Гөлназга төкереп тә киткән. Әлбәттә, моңа кәефе бик кырылса да, сер бирмәгән.
– Мин үземне бәхетсез дип тә, авыру дип тә санамыйм. Минем күңелем сау-сәламәт. Кешеләрне яратам, һәр туган көнгә сөенеп яшим. Элек күзләрен дүрт итеп караучылар күп булса, хәзер мин игътибар итмәгәнгәме, үземә карата кызгану хисләрен сизмим. Дөрес итеп яшәргә өйрәндем. Миңа кайчак, сиңа психолог булырга кирәк, диләр. Әмма мин һәр кешегә үз-үзен тыңларга кушар идем. Тормыш үзе өйрәтә ул, – ди Гөлназ. – Гөлинә исемле якын дустым бар. Без аның белән бергә укыдык. Аллага шөкер, гел бергә. Кая барсам да, ул минем белән. Мондый дусларым аз түгел. “Татарстан энҗесе” бәйгесендә катнашканда, Әлмәт шәһәрендә яшәүче Лилия Әдипова белән дуслаштык. Шул көннән бирле аерылмас дусларга әйләндек. Лилиянең юлымда очравы миңа тагын да көч бирде.
Гөлназ үзен дөньяга китергән, авырлыклар күрсәләр дә, үзен сәламәтләндерү өчен бар көчен биргән әтисе Рәис, әнисе Гөлнурга рәхмәтле. Якын итеп торучы туганнары белән дә горурлана ул. Кызның киләчәктә матур гаилә корасы килә.
– Минеке төсле диагноз белән кияүгә дә чыгалар, бәби дә алып кайталар. Мин дә гаиләле булырга хыялланам. Бер уйласаң, башка кызлардан аерылмыйм да кебек. Буем гына кечкенә инде. Үзем генә яшәргә дә, тормыш алып барырга да, җаваплы булырга да өйрәндем. Тик менә егетләр генә башта дус булып йөриләр дә, әти-әнисе белән таныштырасы вакыт килеп җиткәч, юкка чыгалар. Әле ярый, үпкәләтеп китмиләр. Матур итеп смс язып, бәхетле булуымны телиләр. Күбрәк егетләр түгел, миннән әти-әниләре куркып кала. Гаепләп тә булмый, һәр ата-анага үз баласы газиз, якын. Минем дә әти-әнием юлыма яхшы кеше очрап, кызларын кияүгә алса, бик сөенерләр иде. Үзем дә, яраткан кешем очраса, аны бәхетле итәргә ризамын. Бөтен эшне беләм. Тәмле итеп пешерәм, кирәк икән машинасын да йөртәм, ватылган әйберләрне дә төзәтеп куям. Насыйп ярым очрар әле диеп яшим.
(Гөлгенә Шиһапова/“Ватаным Татарстан”, /№ 22, 15.02.2019/)