16 һәм 17 февраль Чаллы ипподромында Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның «Салават кубогы»на кышкы трек автомобиль ярышлары узды. 1998 елдан бирле оештырылучы узышлар һәрвакыт даими җанатарлар һәм тамашачылар җыя.
Быел ярышлар «КАМАЗ»ның ярты гасырлык юбилеена багышланган иде. Бу Россиядә бердәнбер хәйрия автомобиль ярышлары булып тора. Быел да приз фонды Чаллы балалар йортына бүләк ителде, дип хәбәр итә Бизнес Онлайн.
Иң мөһим яңалык: Салават Фәтхетдинов быелгы узышларның соңгысы булырга мөмкин булуын ассызыклады.
«Әлегә алга таба узышларның нинди форматта һәм ничек булачагын белмим, әмма «Салават кубогы» дигән исем калачак», дип белдергән Салават Фәтхетдинов. Элек ярышларда иллеләп узышчы җыелса, быел андыйларның саны нибары 11 генә булган. Җырчыга катнашучыларның кайберәүләрен шәхсән үзе шалтыратып чарага чакырырга туры килгән. Катнашмауларының төп сәбәбе — узыш машиналары һәм аларны карап тотуның бик кыйммәткә төшүе.
Фото: Бизнес Онлайн