Актанышта авыл җирлеге башлыгының фаҗигале үлем сәбәпләре ачыклана [фото]

-- Лэйсирэ

18 февраль иртәсендә Актаныш районында теркәлгән юл фаҗигасендә Такталачык авыл җирлеге башлыгы Рәдис Мирзануровның гомере өзелгән, дип яза «Актаныш таңнары».

Иртәнге 7.15 сәгатьтә Актаныш — Пучы – Бүләк автотрассасының икенче километрында Chevrolet Niva һәм LADA Granta автомобильләре бәрелешкән. Беренчел фаразлар буенча, Chevrolet Nivaда хәрәкәт итүче авыл җирлеге башлыгы каршы як полосага чыккан һәм каршы килүче автомобиль белән кара-каршы бәрелешкән.

Кызганычка, Рәдис Мирзануров имгәнүләрдән хастаханәнең реанимация бүлегендә вафат булган. LADA Granta шоферын һәм икенче машинаның пассажирын да төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән район үзәк хастаханәсенә озатканнар. Чыганаклар хәбәр итүенчә, Chevrolet Niva машинасындагы пассажир — вафат булучының тормыш иптәше.

Әлеге фаҗига буенча тикшерү эшләре дәвам итә. Авариянең сәбәпләре ачыклана. Урынга килгән ашыгыч хезмәтләр вафат булучының куркынычсызлык каешы эләктерелгән булуын теркәгән.

Фото: Актаныш.рт

Бәйле