«Хәтта ирләр дә елый… Шундый аяныч хәлгә калмасак иде»

-- Лэйсирэ

Күңелне сөендереп, хәзер күп кенә яшьләр дингә килә. Иманлы кеше янә­шә­сендәгеләргә зур таяныч, яхшы киңәшче бит ул. Хәзер өйләнешүчеләр дә, аерылышучылар да бик күп. Кавышучыларның яртысы хәтта ике-өч ел да яшәмичә аерылу ягын карый. Никах таркалу — Аллаһы Тәгалә иң яратмаган хәл. Беркөнне телевизордан бер хәзрәтне тыңладым, бик гыйбрәтле нәрсәләр ишеттем.

— Безгә бик күп сорауларга җавап бирергә, гаиләләрне таркатмас өчен нык тырышырга туры ки­лә, — дип сөйләде ул. — Мә­сәлән, “мин ана һәм хатын кеше, иремнән аерылырга телим, миңа нишләргә?” дип сорыйлар. Хатын тели икән — аерыла, тели икән ире өчен дога кылып, түзә, сабыр итә. әгәр ир көн саен эчеп кайтып гаиләсендә тавыш куптара, хатынына кул кү­тәрә, балаларның психикасын боза икән, билгеле, мондый кеше белән яшә­мәү хәерле. Эчү белән эчү арасында да аерма бар. Дө­рес аңлагыз, мин эчкән кешене акламыйм, ләкин ат урынына эшләгән ирнең бераз эчү гадәтенә азрак сабыр итәргә була бит инде. Бер танышым болай әйткән иде: “әти каты эч­те, ул өйгә кайтып йокламыйча, без өйгә керми идек. Шул авыр көннәрдә әни әтине сүгеп ник бер сүз әйтсен! Әтиегез арыган, тавышыгыз чыкмасын дия иде”.

Аннан соң хатыныннан аерылып, икенче хатынга өйләнергә теләүчеләр бар. Имеш, ашыгып өйләнгән, аңа икенче төрле хатын кирәк. Алай гына түгел ул. Хатын хакы, бала хакы дигән олы төшенчәләр бар. Бүген бер гаиләне елатып калдырырсың, иртәгә — икенчесен, ә аларның рәнҗеше өчен ничек җавап биреп бетерерсең?

Кыямәт көнендә бер кеше килеп басар, ә артыннан тау-тау әҗер-савабы килер, ди. Мәйданда торган кешеләр шаклар катар, бу кеше, һичшиксез, җәннәт әһеле диярләр. Шунда аның янына үз хакын сорап әтисе килеп басар, әнисе килеп үз хакын сорар, хатыны, балалары, күршеләре — һәм­мәсе килер. Шулай итеп тау-тау әҗер-савап кимер-кимер дә, бетеп үк китәр, ә үз хакын сораучылар чираты әле озын булыр. Алар: “Инде бу кешенең әҗер-савабы калмады, безнең хакны ничек бирер ул?” — диярләр һәм үз хаклары кадәрле гөнаһларын шул кешегә бү­леп бирерләр, берсе бирер, икенчесе… Шулай итеп тау кадәрле савап урынына гөнаһ тавы пәйда булыр. Мондый кешене Пәйгамбәребез “банкрот” дип атаган. Алдагы шул көнебез турында уйлап яшәсәк иде, шундый аяныч хәлгә калмасак иде.

Безнең янга балаларын алып килеп: “Син миңа шулай әйткән идең, син мине шулай үпкәләттең”, — дип, балалары алдында кара-каршы әрләшеп утыручылар бар. Балалары елый, ә болар ызгышып утыра. Ирләренең бер сүзенә биш сүз әйтеп торучы зәһәр хатыннар бар. Изге йортта бит! Аллаһы Тәгалә хакы димим инде, ичмасам шул балалары хакына булса да бер-берсенә ачуларын тыеп тора алмаган әти-әниләрдән нинди матур гаилә көтәргә?

Шулай ук тормышыбызга әти-әниләребез, туганнар кысыла, яшәргә ирек бирмиләр дип елап утыручылар байтак. Хәтта ирләр дә елый. Аңлыйм мин ул ирләрне, алар ике ут арасында. әни хакы — иң олы хак, ләкин хатын хакы да бар бит. Ир ике якка да ярарга, гаиләдәге тынычлыкны сакларга тырышып бәргәләнә. Бу очракта хатыннарга сабыр, түземле булырга киңәш итәм. Кү­бесе сүзебезне тыңлый, Аллага шөкер. Ата-аналар да балаларга бәхет кенә тели. Ләкин ба­ла үстергәндә әти-әни­ләр: “Улым, хатының булгач аны хөрмәт ит”, “Кызым, иргә чыккач аны ярат, ихтирам ит, аның сүзеннән чыкма!” — дип үгет-нәсыйхәт бирмиләр. Алай гынамы, нәрсә генә ишетмисең: “Ишәк булма!” — дип хатынга яки иргә каршы котыртып яталар. Бик кызганыч. һәр гаилә — аерым бер дөнья. Аларга ярдәм итүнең стандарт кыса-кагыйдә­ләре юк. Ир һәм әти кеше буларак бер генә гаиләнең дә таркалуын теләмим.

Хәзрәт гаилә бәхетен ничек сакларга, мөнәсә­бәт­ләрне ничек җайларга, ныгытырга икәнлеге турында шактый сөйләде. Телевизордан һәркөнне күрсәтелеп торучы үтереш-суештан гарык инде. Менә шушындый әңгәмә-чыгышлар бик кирәк. Кеше экран каршына тискә­ре тәэсир алу өчен утырмый бит. Хә­зрәтләре­безне, абыстайларыбызны тапшыруларга ешрак чакырсыннар иде.

Миләүшә ХәЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы.

tatyash.ru

Фото: https://pixabay.com

Бәйле