Татарстанда дәвалануга мохтаҗ кыз югалган [фото]

-- Лэйсирэ

Татарстанның Балтач районы Чутай авылыннан 21 яшьлек Алинә Әһлиуллина югалган. Кыз җитди авырый һәм медицина ярдәменә мохтаҗ, дип яза Казанский репортер. Билгеле булганча, Алинәне якыннары ике атна элек, 6 февральдә үк югалтканнар.

Кызның өстендә кара куртка, шундый ук төстәге башлык, зәңгәр джинсы чалбар һәм кара итекләр булган. Алинәгә охшаш кызны күптән түгел Казанда һәм Чистайда күргәннәр дигән хәбәр бар.

Әгәр сез бу кызны күргән булсагыз — 112 ашыгыч хезмәт телефонына шалтыратыгыз яки «Эзләнү отрядына» мөрәҗәгать итегез.

Бәйле