“Ул елмаям, ул көләм. Ә йөрәк яна! Эчтә ут инде, ут!” [гыйбрәт өчен]

-- Лэйсирэ

Авылдашым Миңнеяр абзый бе­лән юлда очраштык. Аның белән сөй­ләшеп кайта торгач, икмәк турында сүз чыкты. – Их туганкаем, бар иде бит бер телем икмәккә тилмереп йөргән чаклар! – дип, авыр гына көрсенеп куйды. Бер мизгел тын гына торганнан соң, Миңнеяр абзый сүзен дәвам итте.

– Ә бит икмәк өчен чак кына төрмәгә утыртмадылар мине… …Сугыштан соңгы еллар. Миңа 14 яшь тулып килә. Безне ФЗУда укытырга җыеп алып киттеләр. Без гаиләдә 8 бала, әти сугышта һәлак булды.

ФЗУга китереп урнаштырдылар. Без – авылдан килгән малайлар беребездән-беребез ябык. Ачлыктан бөтенләй хәлсезләнгәннәре дә хәтсез генә. Менә шуны чамалап, безгә бишәр буханка ипи бирделәр, ашаттылар. Тагы да өр-яңа матрас, аның өстенә җәяргә япмалар тоттырып, ниндидер бер заводның тулай торагына җибәрделәр. Киттек шунда. Ә аркага күтәргән биш буханка ипи һич тынгы бирми, малай. Без монда шулкадәр зур байлык күтәреп йөрибез, ә авылда сеңелкәш-энекәшләр ачтан шешенер хәлдә. Җитмәсә, юлда очраган бер абзый матрасны сатуымны сорады. Нишләргә? Аптыраган. Теге кеше, матрасларыбызны сатсак, тагы ике буханка ипи дә бирергә ышандыргач, ризалаштык. Әлшәй районыннан бер иптәш егет белән матрасларны саттык. Абзыебыз сүзендә торды, икешәр буханка ипи бирде. Шул матрасларны саткан акчаны кесәгә салып кайтып киттек. Өч тәүлек дигәндә, ике буханка ипине юлда ашап, өйгә кайтып җиттем.

Ул көнне өйдә бәйрәм булды. Рәхәтләнеп кичке ашны, ягъни балтырган шулпасын, ипиләп ашадык. Тик минем бу кадәр ипи күтәреп кайтуым әнине хафага салды.

Ятар алдыннан әни мине тышка алып чыкты. Җайлап кына сораштыра: кайдан, ничек ипи кулга килеп кергән? Ә мин үземнекен сөйләп торам.

– Тегендә баргач бирделәр, – дим.

Башка ләм-мим сүз дә әйтмим. Әни үзе мине чыбыклый, үзе елый-елый такмаклый:

– Артыңнан килсәләр, нишләрсең? Безнең турыда уйламадыңмыни? Төрмәгә утырталар бит үзеңне! Башың Себердә чериячәк бит! – ди.

Мин һаман үземнекен сөйлим. Әни, аптырагач, күрше Мәҗит абзыйларга кереп китте. Ул колхоз рәисе булып эшли. Янәсе, ул нәрсә әйтер. Мәҗит абзый да әнине тынычландырмаган, киресенчә, күңеленә шом салып чыгарган.

Чынлап та, бер 10-15 көннән мине милициягә чакыру кәгазе килде. Нишләргә? Әни тагын Мәҗит абзыйларга кереп китте. Өйдә кара кайгы. Түләтә башласалар, шулкадәр акчаны каян аласың?! Бу юлы Мәҗит абзый минем керүемне сораган. Башны иеп, барып кердем Мәҗит абзыйларга. Ул иң тәүдә бик яхшылап мине ашатып, чәй эчерде.

– Йә, энем, сөйлә. Нәрсә булды ФЗУда? – ди.

Мин берни яшермичә, барысын да түкми-чәчми сөйләп бирдем. Бераз тын торгач, абзыем көтмәгәндә:

– Син, энем, кубыз уйныйсың бит әле? Ясаган кубызларың бармы? –дип, әлеге хәлгә һич кысылышы булмаган сорау биреп куйды. Мин, аптырап:

– Әйе, бар, – дим.

– Менә нәрсә, энем, син миңа үпкәләмә, мин дөресен әйтергә тиеш. Шунсыз булмый. Синең кыяфәтең “тегендирәк” кешегә охшап тора. Кыс­касы, сантыйрак кешегә охшагансың, дип әйтүем. Шулай булгач, син, туганым, “дуганы” шул якка таба бөк. Азрак кылансаң, килештерәсең. Мин таныш милиционерлардан сораштырган идем. Бу эшең ким дигәндә 6-7 елга тарта. Котылып калыйм, дисәң, юләр малай ролен башкарасың инде. Былтыр спектакль куеп йөргән чагыңда карап тордым, болай башкарып чыга алырсың кебек, – дип сүзен тәмамлады.

Икенче көнне әни юньлерәк киемнәр кидереп, яңа чабаталар белән мине район үзәгенә милициягә озатырга әзерләнеп йөри. Мин карышып, гел юньле-юньсез, иске-москы киемнәр киям. Җитмәсә, барлы-юклы алабута оны кушылган ипидән азрак сохари да киптергән. Шулай тарткалашкан вакытта тәрәзәдән безнең якка милиция килгәне күзгә чалынды. Йөрәк жу итеп китте. Нәрсә эшләргә кирәклеге баштан чыгып очты. Милиция капкадан кереп килгәндә, өйдәгеләрнең барысын да аптыратып, кесәдән кубызны тартып чыгардым да, сәкенең иң түренә менеп уйнарга тотындым. Әй уйныйм, малай! Әни, мине чыбык­лап, әрләргә тотынды. Ә мин кубызда җибәрәм генә! Өйгә милиция килеп кергәндә шундый күренеш: мин кубызда уйныйм, ә әни мине чыбыклый. Әле “Әпипә”не, әле “Карабай”ны теттерәм генә. Әни елап ук җибәрде, мин инде, билгеле, авыз ерам. Мине шулай итеп районга алып киттеләр. Барып җиткәнче кубызны авыздан төшермәдем.

Илтеп яптылар “КПЗ” дигән урынга. Беткән баш беткән, дигәндәй, теттерәм генә кубызда. Кесәдә дүрт кубыз, калын тавышлысы да бар. Шуларның әле берсен, әле икенчесен алып уйныйм. Милициягә дә ошады бу. Камераның ишеген ачып ук куйдылар. Тик уйна гына…

Иртән мине суд буласы урынга алып киттеләр. Барам-барам да кычкырып көлеп җибәрәм. Ә бит, малай, елыйсылар килә!

Шулай суд буласы бинага килеп кердек. Бер бүлмәгә кертеп утырттылар. Мин кубыз уйнаудан туктамыйм. Буш бүлмә яңгырап тора. Ишекне ачып, баш тыгып кына бер-ике хатын-кыз карап-карап алды. Мин тегеләргә күз кысып, каш сикертәм. Авыз колак артында. Ул елмаям, ул көләм. Ә йөрәк яна! Эчтә ут инде, ут!

Менә мине утыргычлар тезелгән зур гына бүлмәгә алып керделәр. Өстәлләр артында фырт кына киенгән өчәү утыра. Мине баштанаяк карап, энә күзеннән үткәрәләр. Шунда бер усалы:

– Тукта уйнавыңнан, маңка! – дип җикереп җибәрде. Мин туктадым. Күзләрне челт-мелт йомгалап, елмая-елмая:

– Ә уйнаган өчен ипи кайчан бирәсез? – дим.

Мине бу бүлмәдән чыгарып, тәүге урынга кертеп утырттылар. Кубыз уйнаудан туктаган юк инде анысы. Аннары бөтен ихтыяр көчемне җыеп шаркылдап көләм. Шуннан үзем уйный, үзем бии башладым. Шул мизгелдә берәү кереп:

– Бар, кайт авылыңа! – диде. Мин, тегеләргә ышанмыйча, Мәҗит абзый өйрәткәнчә “үз дугамны бөгәм” һәм ипи таптырам.

– Әйдә, әйдә, йөрмә монда, бар кайтып кит, син иректә! – дип, бөтенләй бу бинадан куып ук чыгардылар.

Мин шатланып елап җибәрдем. Шат­лыктан яшь коя-коя, үз-үземә ышанмыйча, җайлап кына Стәрле­баш урамнары-тыкрыклары буйлап кайтыр юлга сыпырттым.
Менә шулай, бер матрас, биш буханка ипи өчен чак кына төрмәгә эләкми калдым. Минем котылып кайтуыма, өйдәгеләрдән бигрәк, Мәҗит абзый шатланды. Рәхмәт аңа.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛОВ.
Стәрлебаш районы. Акчарлак

Фото: https://pixabay.com

Бәйле