«Күпме генә сүкмәсеннәр»: Илсөя Бәдретдинова үзенең таләбен әйтә

-- Лэйсирэ

21 февраль Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Татар эстрадасы җырчысы Илсөя Бәдретдинова туган телен камил белгән кеше аны башкаларга да өйрәтергә тырышырга тиеш дип саный. «Бигрәк тә үз милләтеңдә булган, үз телен белми торган кешеләргә өйрәтергә кирәк», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Минем төркемдә 7 милләт вәкиле эшли. Һәм алар, каян булуларына карамастан — Сириядәнме, Африкаданмы, Якутиядәнме — барысы да минем белән татарча исәнләшә. “Илсөя апа, исәнмесез!”, “Рәхмәт!”, “Хәерле кич!” диләр. Бу минем таләп. Алар Татарстан җирлегендә яши, татар милләтенә концертлар куеп йөри: димәк, безнең телне ихтирам итәргә тиешләр, мөмкин кадәр үзләштерергә тиешләр”, — дип аңлатты Илсөя Бәдретдинова.

Татар теленең «текә» тел икәнен яшьләргә өйрәтергә кирәк, ди ул. «Күпме генә сүкмәсеннәр, беренче чиратта, телне саклый торган нәрсә – ул татар эстрадасы, концертлар. Бүгенге көндә татар эстрадасында күп төрле юнәлешләр бар. Һәм гомерендә татарча белмәгән яшьләр әкренләп татар эстрадасына тартыла башлады”, — дип фикерләре белән уртаклашты Илсөя Бәдретдинова.

Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан

Бәйле