Рөстәм Исхакый: «Рөстәм Миңнехановның татарча шигырь сөйләвен телим!»

-- Лэйсирэ

Татар-тудей порталы баш мөхәррире Рөстәм Исхакый 21 февраль Халыкара туган тел көне уңаеннан үзенчәлекле видеомөрәҗәгать белән чыга. Әлеге постның үзенчәлеге: республика җитәкчеләрен, татар телебезне яшьләр арасында популярлаштыру максатыннан, масштаблы чара башлап җибәрүләренә өндәүдә.

«Теле барның — иле бар, ди халык. Мин журналист буларак Халыкара туган тел көнендә Татарстан республикасының төп лидеры Рөстәм Миңнехановның татарча флешмоб, шигырь сөйләп инстаграмга чыгаруын телим! Бу яшьләрдә татар телен популярлаштыруга бик зур адым булачак! Әнә бит күрше Башкортстан республикасы җитәкчесе Радий Хәбиров үз телендә флешмоб башлады, башкалар шул исәптән популяр җырчы Элвин Грей да башкорт телендә туган тел көне белән котлап, шигырь сөйләде! Ә татарлар кайда? Безнең дә бит бөек татар телебез бар!!!» ди Рөстәм Исхакый.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

#татартудей Теле барның — иле бар! -ди халык. Мин журналист буларак Халыкара туган тел көнендә Татарстан республикасының төп лидеры Рөстәм Миңнехановның @rusminnikhanov татарча флешмоб, шигырь сөйләп инстаграмга чыгаруын телим! Бу яшьләрдә татар телен популярлаштыруга бик зур адым булачак! Әнә бит күрше Башкортстан республикасы җитәкчесе Радий Хәбиров @khabirovradii үз телендә флешмоб башлады, башкалар шул исәптән популяр җырчы Элвин Грей @elvin_grey_music да башкорт телендә туган тел көне белән котлап, шигырь сөйләде! Ә татарлар кайда? Безнең дә бит бөек татар телебез бар!!! Пост авторы @rustem_iskhaki #тугантел #татартеле #татартеленсаклыйк

Публикация от Tatar today порталы (@tatar_today)

Бәйле