28 яшьлек Татарстан президенты ярдәмчесе 57 яшьлек танылган режиссер кочагында

-- Гузель

57 яшьлек режиссёр Тимур Бекмамбетов Татарстан президенты ярдәмчесе 28 яшьлек Наталия Фишман белән очраша. Бу яңалык халык арасында шушы көннәрдә режиссерның Инстаграм аккаунтында Наталия белән төшкән фотосы барлыкка килгәч таралды.

Эш шунда, Бекмамбетов һәм Фишман арасында романтик мөнәсәбәтләр турындагы имеш-мимешләр күптән йөргән. Журналистлар да моңа кадәр Бекмамбетов Татарстанга визитларында күп вакытын Наталиягә багышлавын әйтә килде.

Әлеге парның дуслары билгеләвенчә, Наталия белән Тимурның мөнәсәбәтләре җитди. Хәзерге вакытта режиссер хатыны Варвара Авдюшко белән аерылышу мәсьәләсен хәл итә. Варвара Авдюшко костюмнар буенча рәссам булып эшли.

 

Spletnik

Бәйле