«Минем диагнозга булышучы дарулар юк»

-- Лэйсирэ

Моннан өч ел элек Валерий Спиридонов үзенең башын чит кеше гәүдәсенә күчереп утыртырга доктор Канаверога ризалык биргән иде. Валерий мускуллары эшләмәгәнгә күрә, башын һәм бармакларын гына селкетә ала. Әмма соңыннан мондый операцияне ясамаска дигән фикергә килделәр. Бу хәл тирәсендә чыккан шау-шулар исә, моңа кадәр беркемгә дә билгеле булмаган Спиридоновның тормышын нык үзгәрткән.

“Соңыннан каршы чыктым”

Операцияне 2016 елда ук ясарга җыенганнар иде. Нейрохирург раславынча, моның өчен 20 млн доллар акча табасы гына калган булган. Ләкин Валерий Спиридонов Кытай белән хезмәттәшлек итә башлагач, Канаверо операция ясаудан ваз кичкән. Валерийның моңа исе китмәгән, чөнки бу хәл тирәсендә чыккан шау-шу аның исемен дөнья күләмендә танытырга өлгерә.

Аңа мәртәбәле мәгълүмат агентлыгында даими фәнни мәкаләләр язарга тәкъдим итәләр, фәнни конференцияләрдә катнашу өчен төрле илләргә чакыралар. Ул кыска гына вакыт эчендә Нью-Йоркта, Амстердамда, Киевта, Стокгольмда булган.

Ике ел ярым элек ул булачак хатыны Анастасия белән таныша. Сөйгәне дә Владимир шәһәреннән. Башта алар эш турында гына аралашканнар, ә инде Валерийның куркыныч операция ясатырга ризалык биргәнен белгәч, сөйгәне аны операцияне эшләтмәскә үгетли башлаган. Тора-бара аларның трансплантологиядән тыш та сөйләшергә уртак темалары табылган.

Бер ел элек Валерий белән Анастасия Мәскәүдә никахлашканнар. Спиридонов хатынын киң җәмәгатьчелеккә күрсәтмәскә тырыша, шуңа күрә аның турында аз сөйли: “Ул бик чибәр. Анастасиянең яше утыздан узган, берничә юнәлештәге белеме бар, шул исәптән медицина буенча да”.

“Медицинаның катнашы юк”

Спиридоновлар 2018 елдан бирле АКШта яши. Гаилә яшәр өчен Майамидан ерак булмаган Бока-Ратон шәһәрчеген сайлый. Валерий үзе Флориданың бер университетында компьютерлар технологиясе буенча магистр дәрәҗәсе алырга җыена. Уку йортында да аның Канаверо пациенты булганын беләләр, тик башны башка гәүдәгә күчереп утырту турында кирәкмәгән сораулар биреп бәйләнмиләр икән.

“Монда кешеләр әдәпле. Мөгаен берничә кеше генә минем тарихыма мөнәсәбәтләрен белдергәндер. Шуларның берсе – мине укытучы профессор. Ул танылган кешене укытуына канәгать, еш кына бу турыда шаяртырга да ярата. Икенчесе – ассистентым, тик ул чын күңеленнән мине тиле дип атады”, – ди Спиридонов.

Валерий күп укый, читтән торып берничә компаниядә эшли, университетта да тикшеренүче вазифасында хезмәт күрсәтә. Спиридоновка күп эшләргә кирәк, чөнки аның гаиләсен тәэмин итәсе бар. Ноябрь аенда аларның балалары туган.

Башта хатыны табибларга күренеп, тестлар узган. Соңыннан табиблар сәламәт бала таба аласың дип хәер-фатиха биргәннәр.

Скальпель урынына – витаминнар

Америкада яшь гаиләгә тормыш итә башлавы читен булуына гаҗәпләнәсе юк. Валерия әйтүенчә, алар Флорида штатында бер казык та сукмаган җирдә яшәүләрен башлап җибәрәләр.

– Монда фатирны арендага мебельсез аласың, – дип аңлата Валерий. – Нечкәлекләрне белмәсәң, аптырашта каласыңны көт тә тор. Мәсәлән, фатир арендалау килешүе, ким дигәндә, бер елга төзелә. Моңа өстәп, көньяк штатлардагы йортларда сәламәтлеккә куркыныч күгәрекләр очрый. Кыскасы, баштагы чорда маҗаралар җитәрлек булды.

Яшәгән җирләреннән океан 3 миль ераклыкта гына булса да, Валерий аны әлегә өч тапкыр гына күрә алган. Штатның уңай ягына килгәндә исә, анда җылы климат булганга күрә, әлләни күп кием кирәкми икән.

Спиридонов буш вакытларын баласы янында уздырырга тырыша. Шулай итеп ул, хатынын көненә берәр сәгать булса да, бала караудан ял иттерә. Гаиләгә матди яктан булышучы юк. Туганнары скайп аша киңәшләр белән генә ярдәм итәләр.

Спиридонов үзенең туган шәһәре Владимирга кайчан кире кайтасын төгәл әйтә алмый. Магистр дәрәҗәсе алгач, укуын дәвам итәргә уйлый. Сәламәтлеге әлегә тотрыклы.

– Минем диагнозга булышучы дарулар юк. Саф һава, витаминнар һәм күңел күтәренкелеге үземне яхшы хис итәргә булыша, – ди ул.

tatyash.ru

Фото: https://pixabay.com

Бәйле