«Кукмара районындагы янгынның ни сәбәпле килеп чыкканын әйтмиләр»

-- Лэйсирэ

Узган атнаның җомгасын­да Кукмара районының Яңа Сәрдек авылында ут чыгып, Миңнемуллиннар гаиләсенең йорты-җире, маллары янып бетте. Мондый очраклар булгаласа да, янгында 3 һәм 6 яшьлек малайларның һәлак булуы бөтен республиканы шаулатты.

Ул көнне Ләйлә белән Фән­зил районга эш белән китә. Социаль яклау бүлегенә кереп чыгасылары, Ләйлә ха­нымның хастаханәдә табибка күренәсе була. Ике кечкенә сабыйны әбиләренә калдыралар, ул малайлар янына килә. Иртәнге уннар тирәсендә була бу хәл. Әбиләре ниндидер йомыш белән урамга чыгып китә, әйләнеп керәм дигәндә, йортның янганын күрә. Ярдәм сорап, күршеләренә йөгерә. Әмма каралты-кура бик тиз яна. Өйдәге сабыйларны коткара алмыйлар.

Ел башыннан республикада 570 янгын очрагы тер­кә­л­гән. Ни кызганыч, янгын вакытында 39 кеше һәлак булган. Бу хакта Татарстан Хө­кү­мәте йортындагы республика ки­ңәшмәсендә Россия Га­дәт­тән тыш хәлләр ми­нистр­лы­гының Татарстан буенча ида­рәсе башлыгы Рафис Хәби­буллин әйтте. “22 февраль көнне республикада өч янгын теркәл­гән, анда алты кеше, шул исәптән ике бала һәлак булган”, – дип хисап тотты министр. Лениногорск райо­нының Сугышлы һәм ­Лаеш районының Каип авыл­ла­рында чыккан янгында ике­шәр кеше һәлак булды. Ике­сендә дә янгынның сә­бәбен урында яткан килеш тәмәке тарту, исерек булу дип аң­латалар.

– Янгында балаларны югалту – бик зур фаҗига. Әти-әниләре балаларны әбигә калдырган, үзләре район үзәгенә киткәннәр. Шуңа кү­рә электрон хезмәт күрсәтүне гамәл­гә кертергә кирәк. Ке­шеләр документ алу өчен дистәләгән чакрым ераклыкка барып йөрмәсеннәр. Халыкка читтән торып хезмәт алу мөмкинлеге турында аң­латырга, бу система белән эш­ләргә өйрәтергә кирәк, – ди Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

– Янгында һәлак булу очраклары республиканың 16 районында арткан. Үлү­че­ләрнең күбесе Казанда, Пит­рәч һәм Аксубай районнарында, – ди Рафис Хәби­бул­лин. – Янгынның төп сәбәбе – ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын дөрес файдаланмау, мичләр һәм мор­җалар дөрес куелмау. Моны булдырмас өчен, профилактика төркемнәрен арттырырга, алар составына полиция, җир­­ле үзидарә, социаль як­лау хезмәте вәкилләрен кер­тергә кирәк. Халыкка янгын куркынычсызлыгы чаралары турында сөйләү дә комачау итмәс.

Әлегә Кукмара районындагы янгынның ни сәбәпле килеп чыкканын әйтмиләр. Бу гаиләгә район хакимияте башлыгы Сергей Димитриев та ярдәм кулы сузачакларын җит­кергән. Бу авыр хәл уңа­ен­нан районда өч көнлек матәм дә игълан ителгән иде. “Бөтен авыл белән елыйбыз. Бик акыллы, тырыш гаилә алар. Күптән түгел яңа йорт, лапаслар төзеп чыктылар. Мал тоталар иде. 3 сыер һәм 3 үгезләре дә янган. Сабыйлар турында уйламаган көнебез юк. Ятсак та, торсак та шул балалар күз алдында”, – ди туганнары Сиринә.

Соңгы вакытта янгыннар да, газ шартлау нәтиҗәсендә җимерелүләр дә күбәйде. Әйтик, без үзебез дә 2011 елда социаль ипотека буенча алынган фатирга күчтек. Күчкәнче, газ хезмәте күрсәтә торган оешмада шәхси казан өчен килешү төзүне мәҗбүри итеп куйганнар иде. Ул чакта 2 мең сум түләдек. Бер елдан соң тагын килешүне озайтырга дигән хәбәр килеп төште. Анысын да эшләдек. Озак та үт­мәде, казан ватылды. Киле­шү төзегән оешмага шалтыратып, хәбәр бирдек. Килгән белгеч, мең төрле сәбәп табып, төзәткән өчен 7 мең 500 сум акча сорап алды. Менә шуннан соң, килешү төзүнең ки­рәге юк, ахры, дигән фи­кергә килеп, беркая да бармадык. Ичмаса, елга бер булса да тикшерсеннәр иде аны. Әмма бу хәл 7 ел буена бер дә кү­зә­телмәде.

Быел исә газ түләве кә­га­зенә зур итеп кисәтү язып җи­бәргәннәр. Ун көн эчендә ки­лешү төземәсәң, штраф кө­телә, диелгән. Хәзер оешмаларны сайлап алып була. Һәр­кайсының үз шарты. Аларга үзең генә барып килешү төзергә була. Өйдә икәнле­геңне белгертеп, белгечне алдан язылып чакыр­тасың. Икенчесе ышанычлырак. Газ оешмасы хезмәткәре казанны яхшылып тикшерә, техник хезмәт күрсәтә, килешүне дә төзеп бирә. Тегесе дә, монысы да түләүле.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт торак инспекциясен һәм прокуратураны сервис компанияләренә һәм эш сыйфатына аеруча игътибар итәргә өндәде. “Газ белән бәйле һәр җиһаз җимерүгә китерергә мөмкин. Бигрәк тә тиешле квалификациягә ия булмаган кешеләрне эшкә җәлеп иткәндә. Бу темага карата катгый булырга кирәк”, – диде Президент.

– Соңгы вакытта йорт хуҗаларының газ җиһаз­ла­рына техник хезмәт күрсә­түдән баш тарту очраклары ешайды. Узган ел 8 мең 411 клиентның газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтеп булмады. Газ корылмаларының куллану вакыты чыгу сәбәпле, алыштыру мәсьәләсе кискен тора. Якынча исәпләүләр буенча, 123 меңнән артык газ плитәсе, 31 меңнән артык газ колонкасы һәм 15 меңнән артык җылыту казанын алыштырырга кирәк, – ди “Газпром трансгаз Казань” ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков.

Бу урында тагын бер проблема калкып чыга. Ни өчен­дер газ оешмасы хезмәткәр­ләре техник хезмәт күрсәтү­не халык эштә вакытта гына башкара соң? Сиңа киләләр, ә син өйдә юк. Ә менә газга техник хезмәт күрсәткән өчен дигән түләү кәгазен җибә­рергә оныт­мыйлар. Шәһәрдә яшәү­челәр арасында бер­ни­чә ел өенә газ белгече кил­мәгән кешеләр байтак. Үзем дә килешү төзегәндә эштән сорап ярты көн өйдә утырдым. Әмма һәр кеше дә алай эшли алмый. Фаҗигаләр булмасын дисәләр, газ белгеч­ләренә эш вакытын үзгәр­тер­гә кирәктер, мөгаен. Бәлки, ке­шегә уңайлы вакытта, ул калдырган гариза буенча ки­лер­гәдер? Күпме генә кисәтү­ләр, мәҗбүр итеп килешүләр төзетсәләр дә, фаҗигаләр саны кимеми. Битарафлыкмы бу, билгесез. Әллә инде тирә-яктагы хәлләргә артык игътибар бирмичә, бу хәл бездә булмас дип яшәүме? Әмма ни генә дисәк тә, өзелгән гомер­ләр, авыр хәсрәт кичергән гаиләләр язмышы калганнарга сабак булсын иде.

Миң­немуллиннар гаи­ләсенә яр­дәм кулы сузарга теләүчеләр өчен Саклык банкы картасы номеры: 5469620016919449.

(Гөлгенә ШИҺАПОВА/“Ватаным Татарстан”, /№ 28, 26.02.2019/)

Фото: https://pixabay.com

Бәйле