Путин балалары булган гаиләләргә 900 мең сум бирергә куша?

-- Лэйсирэ

Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка Юлламасында гаиләләргә ярдәм күрсәтүнең өстәмә чараларын кертүне тәкъдим итте: мәсәлән, өченче һәм аннан күбрәк бала туган гаиләләрдә ипотека кредитыннан 450 мең сумны дәүләт исәбеннән капларга.

Путин әлеге программаны 2019 елның гыйнварыннан башларга мөмкин дип белдерде. Ул шулай ук, әгәр әлеге ярдәмне ана капиталы белән бергә кушсаң, 900 мең сумнан арта, дип белдерде.

Русия гаиләләрендә керемнәр үсәргә тиеш дип исәпли дәүләт җитәкчесе. Атап әйткәндә, Путин балалары күбрәк булган саен, гаиләләргә салым күләмен киметергә дигән тәкъдим ясады. Ул балалары булган гаиләләрнең фатир мәйданына салымны да киметү яклы.

Моннан тыш дәүләт җитәкчесе төбәкләргә салым ташламалары тәкъдим итте. Мәсәлән, хөкүмәткә һәм Үзәк Банкка ипотека буенча ставкаларны киметергә. Аның фикеренчә, әгәр гаиләдә 2 һәм аннан күбрәк бала икән, ташламалы ипотека 6 процент тәшкил итәргә тиеш. Ташлама ипотека вакыты беткәнче гамәлдә булырга тиеш.

Президент 2020 елның 1 гыйнварыннан беренче һәм икенче балага түләү планкасын ике яшәү минимумына кадәр күтәрергә тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, бу балага өстәмә түләү алырга хокукы булган гаиләләр санын бер ярым тапкырга арттырачак.

Дәүләт башлыгы шулай ук инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә түләүне арттыру кирәклеге хакында да әйтте. Түләү аена 5,5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр үсәчәк.

Өмет

Фото: РИА Новости

Бәйле