Гүзәл Уразованың кызы Венера Ганиева оештырган конкурста популяр җыр башкарып җиңә [фото-видео]

-- Лэйсирэ

Гүзәл Уразованың 6 яшьлек кызы Камилә беренче тапкыр җыр бәйгесендә катнашкан. Ул Зөлфия Минһаҗеваның җырын башкарып, Венера Ганиева оештырган «Сандугач — Соловей» конкурсында беренче урын алган.

«Бу аның беренче конкурсы. Җыр укытучысы әлегә юк. Котлыйм, балакаем, беренче конкурсың, беренче җиңүең белән! Камиләне конкурска әзерләгән Гөлия Бариевнага, балалар бакчасы мөдире Рита Харисовнага, бу конкурсны оештыручы Венера Ахатовнага зур рәхмәт! Балалар өчен зур имтихан, киләчәк тормышларында зур этәргеч булсын!» дип сөенече белән уртаклаша Гүзәл Уразова.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Әлеге вакытта Винера Ганеева @vinera_ganeeva_official исемендәге халыкара вокалистлар «Сандугач Соловей» исемле конкурсы бара. Камиләгә 6 яшь, бу аның беренче конкурсы. Җыр укытучысы әлегә юк. Балалар бакчасы тәрбиячесе Гулия Бариевнага @shakirova1805 зур рәхмәт! Кем белә, бәлки җырлый алса киләчәктә Винера Ахатовна үзенең классына алыр? Бик борчылам аның өчен. Үзем дә янында була алмадым. Чаллыда булырга туры килде.. #гузельуразова #Камиллахакимова #конкурс Хәтерегездә булса Зөлфия Минһаҗева башкарган җыр!

Публикация от Гузель Уразова (@guzelurazova)

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Камилла бүген Винера Ганееваның Халыкара «Сандугач Соловей» җырчылар конкурсында беренче урын алды! Котлыйм балакаем, беренче конкурсның, беренче җиңүнең белән! Камиләне конкурска әзерләгән Гулия Бариевнага, балалар бакчасы мөдире Рита Харисовнага,бу конкурсны оештыручы Винера Ахатовнага зур рәхмәт! Балалар өчен зур имтихан,киләчәк тормышларында зур этәргеч булсын! #гузельуразова #Камиллахакимова #винераганеева @vinera_ganeeva_official #конкурс

Публикация от Гузель Уразова (@guzelurazova)

Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан

Бәйле