Чистайда машина йөртүченең баланы таптатуы ВИДЕОга эләгә

-- Лэйсирэ

27 февраль Чистайда «Хендэ» чит ил машинасы йөртүчесе светофорның кызыл төсенә очып чыгып, 8 яшьлек баланы таптаткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткән.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 62 яшьлек йөртүче  юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, светофорның тыелган сигналына чыккан һәм хатын – кыз белән бергә барган баланы бәрдергән. Вакыйга видеорегистратор камерасына эләккән. Фаҗига нәтиҗәсендә 8 яшьлек баланы хастаханәгә озатканнар.

Бәйле