25 февральдә «Ваһаповфест йолдызлары»ның өстәмә концерты вакытында Азат Абитов Гөлсирин Абдуллинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясады, дип яза Акчарлак газетасы.
Концерт бетәр алдыннан, “Мишәр такмаклары” җыры вакытында җырны туктатып, Азат Гөлсирингә: “Гульсик, кил әле. Беләсең, мин сине ничек яратам. Ләкин шул ук вакытта беләсең, матур сүзләргә сәләтем юк. Әмма мин әйтергә теләгән сүзләр, уйлар без икәү җырлаган “Аккош күле” җырындагы кебек. Минем бер сорау гына калды: кияүгә чыгарга ризамы син?” – диде. Ә Гөлсирин сөйгәненең тәкъдименә “Риза” дип җавап бирде.
Моңа залда утырган йөзләгән кеше шаһит булды.
Иң башта Гөлсирингә шалтыраттык.
– Чын күңелдән котлыйбыз сезне! Тигезлектә, бәхетле, озын гомер кичерегез.
– Бик зур рәхмәт!
– Нинди хисләр кичерәсең?
– Аңлата алырлык хисләр түгел бу. Нәрсә кичергәнемне үзем генә беләм. Әле һаман да аңлап бетерә алмыйм, шок хәлендә йөрим. Үзем дә сизенеп йөрмәдем. Азат мине сәхнәдә туктаткач, ничәдер секунд эчендә йөз төрле уй уйладым. “Нишли ул?” минәйтәм. Аннан “Алдаудыр бу. Юри генә әйтәдер”, дип уйладым. Тәкъдим ясаган вакытта минем әти-әниләрем дә концертта утыра иде, алар да шок хәлендә булдылар. Әти дә: “Сценарий буенча шулайдыр дип утырдым. Әниеңә борылып карасам, елап утыра”, – ди. Хәзер ул көнге концертта нәрсә булганын исемә төшерәм, видеоларын карыйм да, утырып елыйм. Әле дә төштә генә кебек.
– Кияүгә чыгарга әзерме син?
– Яшь барган саен мондый җитди уйларга башка төрлерәк карыйсың икән. Кияүгә чыгарга әзер дияр идем.
– Ул көнне озак йоклый алмый яткансыңдыр инде…
– Мин ул көнне иртәнге 4тә генә йоклап киттем. Башта эчтә нәрсәдер кытыклап торды.
– Азатның тәкъдим ясаячагын чынлап сизмәдеңме?
– Юк. Уйламадым да. Моңа кадәр Азат та “Юк әле, өйләнмим”, дия иде. Мин дә “кияүгә чыкмыйм әле”, дип йөрдем. Бергә вакытта һәрвакыт уйланып, эченнән нәрсәгәдер борчылып йөргән кебек тоела иде Азат. Ярар, сөйлисе килмидер дидем. Ул менә шушы адымга булган икән.
– Ни өчен бер-берегезне яратуыгызны яшереп йөрдегез?
– Без аны яшермәдек тә, кычкырып та йөрмәдек. Моннан пиар ясыйсыбыз килмәде. Кемнәр белде, шулар белде. Без Азат белән 2017 елда Ваһапов фестивалендә таныштык. Шуннан Азат Рәшит Ваһапов фондына эшкә керде, без хезмәттәшләр булдык. Аннан соң инде Рифат абый Фаттахов безгә “Әллә нинди язмыш” җырын бирде. Бу җыр безне бик нык дуслаштырды. Безне гел шушы җыр белән чыгыш ясарга чакыра башладылар. Ул чагында минем үз егетем, Азатның да кызы бар иде. Бергә йөреп китәрбез дип уйламадык. Чын мәхәббәт дуслыктан барлыкка килә, диләр. Безнең дуслык мәхәббәткә әверелгәнен үзебез дә аңламый калдык.
– Күпме очраштыгыз?
– Төгәл генә әйтә алмыйм.
– Азат әти-әнисе белән таныштырдымы?
– Әйе. “Гөлсирингә 3 кияү” дигән концертыбызга алар да килгән иде. Шыгырданга, Азатның концертларына да кайттык. Без һәрберебезнең әти-әниләре белән таныш.
– Никах, туй мәҗлесләре кайчан көтелә?
– Туй – җәйгә, никах озакламас, берәр айдан дип торабыз, Алла боерса.
– Абдуллина фамилиясендә каласыңмы? Әллә Абитова буласыңмы?
– Бу мөһим нәрсә. Мин, әлбәттә, рәсми рәвештә иремнең фамилиясен алачакмын. Ә менә сәхнәдә үз фамилиям белән калам.
Азат Абитов белән сөйләштек.
– Азат, бу көнне син генә түгел, күп кенә тамашачыларыгыз да көтте. Ниһаять ясадың!
– Мин күп кеше көтте димәс идем. Кемдер көткән, кемдер бөтенләй көтмәгән дип уйлыйм. Мәсәлән, Гөлсирингә һәм аның әти-әнисенә сюрприз булды. Шулай да беренче концертка билетлар тиз сатылып беткән иде. Әлеге өстәмә куелганына да күз йомганчы алып бетергәннәр, җитми калган әле. «Әллә бу кешеләр минем тәкъдим ясаячагымны сизенгәнме?» дип уйлап куйдым.
– Бу адымга озак килдеңме?
– Озак. Озак уйладым. Ясыйм микән, юк микән дигән уйлар булды. Икеләнү барыбер була. Зур адым, әйбәтләп уйларга кирәк.
– Ни өчен тәкъдимеңне нәкъ менә концертта, күп кеше алдында ясарга булдың?
– Чөнки минем шундый яшерен хыялым бар иде: зур сәхнәдә сөйгән ярыма тәкъдим ясау. Менә ул хыялым тормышка ашты.
– Димәк, син гаилә корырга әзер?
– Әйе. Әзер булмасам тәкъдим ясамас идем.
– Ә ни өчен икеләндең?
– Беренчедән, Гульсик үзе берничә тапкыр “Әле әзер түгел мин” диде. Икенчедән, хисләр бар бит. Бу хисләргә ышанырга да, ышанмаска да белмисең.
– Гөлсирингә сәхнәдә Абитова фамилиясен әйтергә кушачаксыңмы?
– Уйлап карыйм әле моны…