14 яшьлек кыз үлемендә тренер гаеплеме?

-- Лэйсирэ

Башкортстан прокуратурасы Әбҗәлил районындагы тау-чаңгы трассасында гомере өзелгән 14 яшьлек спортчы кыз һәлак булу белән бәйле гаепләү карары чыгарды. Балигъ булмаган кызның тренеры “һөнәри вазифасын тиешенчә башкармыйча саксызлык буенча кеше үлеменә китерү” маддәсе буенча гаепләнә.

Надзорлык ведомствосында гыйнвар аенда бер төркем спортчылар тау-чаңгы спортының “Супер-гигант” дисциплинасы буенча Банное күле янында тау чаңгысында шууларын хәбәр итә. Хәвефсезлек өчен “Металлург-Магнитогорск” спорт клубы тренеры җаваплы була. Ир тау-чаңгы трассасы “Супер-гигант” дисциплинасы буенча шөгыльләнүгә сертификация үтмәгәнен белә. Чөнки тау битләре бик текә, җитмәсә, аның хәвефле урыннары махсус корылмалар белән уратып алынмаган була, анда чит кешеләр дә шуа. Якында “Супер-гигант”ка ярашлы трасса булуга карамастан, тренер үсмерләргә шуарга дигән боерык бирә.

Нәтиҗәдә 14 яшьлек кыз, трасса чиген узып, башы белән ташка бәрелә. Алган җәрәхәтләрдән ул фаҗига урынында ук үлә.

Тренер үз гаебен танымый. Җинаять эше Әбҗәлил район судына юнәлтелгән, дип яза Өмет.

Бәйле