Кияүгә чыгарга җыенган Гөлсирин Абдуллинаны халык ник сүгә?

-- Лэйсирэ

Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина Азатның туган ягы Шыгырданда, ул якка хас Изет Кабул кылдыру йоласын башкарганнар. Икенче төрле бу йоланы «Килен күрсәтү» дип тә атыйлар икән.

“Минем өчен яңа йола, чөнки бездә, Мамадышта, андый йола юк. Туганнары, күрше-тирә, авылдашлар бүләкләр белән килен күрергә киләләр”, ди Гөлсирин.

Тамашачылары бәхетле яшьләрне котлап, бик җылы теләкләр яза. Әмма араларында гаеп табучылар да табылган.

“Нигә матуррак, яктырак итеп киенмәдең?”, “Ник моңсу гына башыңны салып кына утырасың?”,  дип язганнар беләүләр Гөлсирингә.

“Бу йолада ыржаеп утырмыйлар. Туйда көлеп утырыр. Гөлсирин үзен бик тыйнак һәм дөрес тота» дип җавап биргәннәр аларга икенчеләре.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Вот что было потом…???

Публикация от Азат Абитов (@azat_abitov)

Бәйле