Elvin Grey лейблы астында бөтен Татарстанга танылган башкорт җырчысы Радик Юльякшин туган ягының хакимиятен яклап сәясәткә «кереп киткән». Инстаграмында ул Сибайдагы вәзгыятькә тукталып, ачык мөрәҗәгать урнаштырган:
«Бу авыр көндә мин сезнең белән. Ләкин бу проблема ике ай элек кенә килеп чыккан хәл түгел. Аңа, ким дигәндә 16 ел. Яшермим, бик күп хатлар алдым. Хәзер популистик лозунглар язарга, хакимиятнең гамәлсезлегенә сылтарга мөмкин булыр иде. Әмма минем үз фикерем бар. Бүген сезнең агулануыгыз күп еллар буе шушы байлыклар белән акылсыз куллану нәтиҗәсе. Ә хәзер гаепне хакимият башлыгына аударасыз. Усаллык әлеге хәлдә начар ярдәмче. Чүп-чарны читкә чыгару да иң яхшылардан түгел. Федераль каналлар сөйләүдән ни? Бергә эшләргә кирәк. Шуңа күрә провокаторларга бармаска, ә Башкортстан башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручыга иңне куярга. Чынлыкта ни булганын карагыз. Аңлагыз, республика шулкадәр зәгыйфь, тагын бер «тибүгә» түзмәскә мөмкин. Әйдәгез, җитәкчебез тирәсендә берләшик һәм бу проблеманы бергәләп хәл итәрбез. Аңа, аның мөмкинлекләренә ышанабыз. Бу егет безнең өмет һәм таянычыбыз. Барыгызга да игелек, сабырлык, зирәклек телим. Бергә без көч!» дип яза Элвин Грей.
Ләкин гади халык арасында әлеге пост ачу уяткан: мисал өчен, alchinovaaida: «Бу шакшы белән үзең суламаганда читтән фикер йөртү җиңел. Әйе, бергәләп эшләргә кирәк, халык эшли дә инде. Ә хакимият теләгәнчә дәшми утырмыйлар. Безне 2018 елдан бирле алдыйлар һәм көләләр. Видео карап кына үз фикереңне язганчы, монда килеп бу «курорт» һавасын 4 ай буе суларга иде!» дигән.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанның Сибай тирәсендә ташландык карьерда руда янып, халык шуның исенә агулана башлаган иде. Бүгенге көндә дә бу хәлне тикшерү, Сибай халкын куркынычсыз урынга күчерү дәвам итә. Сибайда яшәүче балалар Крым шифаханәләренә җибәрелеп, урындагы хакимият зыян күрүче кешеләргә компенсация түләү мәсьәләсен хәл итә.