Бердәм дәүләт имтиханын тапшыручыларны үзгәрешләр көтә

-- Лэйсирэ

Быел рус теле, җәмгыять белеме, тарих һәм чит телдән Бердәм дәүләт имтиханы буенча контроль-үлчәү материалларында үзгәрешләр булачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

“Бу үзгәрешләр биремнәрне төзүчеләрнең укучыларны конкрет биремне шаблон буенча гына үтәүгә әзерләнүен бетерү максатыннан”, — диде министр. Ул быел математика, география, физика, химия, информатика буенча имтихан материалларында үзгәрешләр булмавын әйтте.

Рафис Борһанов рус теле буенча БДИдан материалларга укучы өчен яңа текст кертелүен әйтте. Мәгънәне аңлап уку тикшереләчәк, укучының автор позициясен әйтә белүе, аңа карата үз мөнәсәбәтен дәлилләп белдерү сәләте бәяләнә.

Җәмгыять белеме буенча биремнәрнең формулировкалары һәм өйдән әзерләп килмичә язылган мини-иншаны бәяләү системасы камилләштерелгән.

Тарихтан биремнәрне үтәү буенча өстәмә инструкцияләр кертелгән. Алар Бердәм дәүләт имтиханында катнашучының сорауга җавап урынына бөтен тарихи чыганак текстын күчереп язуы кебек очракларга юл куелмасын өчен кирәк.

Чит тел буенча “Мое мнение” икенче (альтернатив) темага инша кертелә, дип яза Татар-информ.

Фото: Пиксабай

Бәйле