Инстаграмда @tatar_estrada аккаунты Ризат Рамазанов белән интервьюдан өзек урнаштырып уртаклаша. Популяр җырчы балачагына туры килгән авыр сынау турында болай дип сөйләгән:

«…6 яшемдә табиблар «Пертеса авыруы» дигән диагноз куйды. 3 ел хастаханәдә урын өстендә яттым. Ашавым да, бәдрәфкә йөрүем дә — шунда яткан килеш кенә иде. Ул еллар минем өчен дә, әти-әнием өчен дә авыр сынау елы булды… 3 ел эчендә аяк мускуллары бөтенләй дә калмаган иде. Кабаттан мөкәйләргә өйрәнеп, кабаттан тәпи китәргә өйрәнергә туры килде. Башта култык таяклары белән йөрдем, аннары — тотынып, һәм акрынлап җайлашып киттем» дип искә ала Ризат Рамазанов.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Ризат Рамазанов белән интервьюдан өзек ? ⠀ «… Бервакыт аякка баса алмый башладым. 6 яшемдә табиблар «Пертеса авыруы» дигән диагноз куйды. 3 ел хастаханәдә урын өстендә яттым. Ашавым да, бәдрәфкә йөрүем дә — шунда яткан килеш кенә иде. Ул еллар минем өчен дә, әти-әнием өчен дә авыр сынау елы булды… 3 ел эчендә аяк мускуллары бөтенләй дә калмаган иде. Кабаттан мөкәйләргә өйрәнеп, кабаттан тәпи китәргә өйрәнергә туры килде. Башта култык таяклары белән йөрдем, аннары — тотынып, һәм акрынлап җайлашып киттем. Мин һәрвакыт хыял белән яшәдем һәм яшим. Урын өстендә ятканда: «Эх, дәү әнинең капка төбенә кадәр җәяү менсәм иде», — дидем. Мендем. Аннары: «Эх, велосипед белән менәргә иде», — дидем. Аллага шөкер, велосипед белән дә мендем. Матай белән дә мендем. Машина белән дә… Ходаема мең рәхмәт!» #сербулыпкалсын #ризатрамазанов #татарэстрада

Публикация от Татар Эстрада (@tatar_estrada)

Бәйле