Татарстанда фермерларга 70 млн сумга кадәр биреләчәк. Бер шарт белән

-- Лэйсирэ

Татарстанда яңа эш башлаучы фермерлар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан фермер кооперативлары төзүгә 70 млн сумга кадәр грант алуга дәгъва итә ала. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Наил Хәмидуллин хәбәр итте.

“Яңа эш башлаган фермерлар түбәндәге грантларга дәгъва итә ала: кече хуҗалыклар 3 млн сумга кадәр, гаилә фермаларын үстерү өчен грант 30 млн сумга кадәр, фермер кооперативын төзүгә 70 млн сумга кадәр дәүләт ярдәме каралган, — диде ул.

Авыл хуҗалыгы министрлыгының махсус программасы буенча республикада әлеге ярдәмне 180 кеше ала, дип билгеләп узды Наил Хәмидуллин.

Бәйле