“Кайчак ник туганыма үкенәм. Ничек тә сабыр итәргә инде”

-- Лэйсирэ

Арчада яшәүче Тәнзилә апа Гайфетдинова редакциягә ярдәм итүебезне сорап еш шалтырата. “Хәлем бик авыр. Кызыма ярдәм итә алмаганыма йөрәгем әрни. Авыру бала тәрбияләве җиңел түгел. Кайчак ник туганыма да үкенеп куям”, – ди ул. Тәнзилә апа ялгызы гына авыру кызы Гөлияне тәрбияли.

«Ирем Гөлиягә ике яшь вакытта үлде. 24 ел ялгызым яшим. Ике балам – улым белән кызымның үз тормышы. Шөкер, алар гел ярдәм итеп тора. Балаларым булышмаса, белмим, нишләр идем, – ди ул. – Иремнең нидән үлгәнен дә бел­мәдек. Табиблар, бөерләре эш­ләү­дән туктаган, диде. Ул чакларны искә төшерсәм дә, күңелем тула. Әмма яшьлек беләндер инде, түз­гәнмен. Табиблар Гөлиянең башка сабыйлар кебек түгеллеген әйт­те, ДЦП диагнозы куйдылар. 12 яшенә кадәр үзе йөрде бит югый­сә. Аннары аяклары авыртуга зарлана башлады”.

Урын өстенә яткач, Гөлиянең өянәкләре арта. Көненә бишәр сәгать азапланган чаклары була аның. “Дарулар биреп торам, әмма файдасы юк. Өянәк вакытында сөякләре сына. Балам ничек түзәдер. “Ашыгыч ярдәм” килеп, дарулар биреп, уколлар салып китә китүен. Өянәкләр ки­мегәч, табибка барып сөякләрне күрсәтәбез”, – ди Тәнзилә апа.

Гөлияне дәвалар өчен хәйрия концертлары да оештырдылар. Тәнзилә апа җырчы Лилия Муллагалиевага мөрәҗәгать иткән була. Ул чакта алар Мәскәүгә баралар. Әмма табиблар караса да, үзләре күренергә теләгән профессорга эләгә алмыйлар.

– Ул клиника безгә бик ошый. Миңа хәзер – 59 яшь. Кызымны күтәреп йөртү дә җиңел түгел. Андагы караватлар да җайлы. Икебез бергә яшәгәнгә дә сүз әйт­миләр. Табиблар безне белә. Быел да барырга иде исәбебез. Әмма 600 мең сум акча сорыйлар, – ди Тәнзилә апа. – Үзем дә авыру. Ши­кәрем бик югары. Әле менә соңгы арада күңелем төшеп йөри. Бернигә дә кулым бармый. Хәтта кан анализлары да бирмичә йөр­дем. Балаларым сүккәч, тапшырсам – шикәрем 30га менгән. Кайгырулар, борчылулар инде бу. Кы­зымны гел үзем карыйм бит. Калтырамаган вакытында ашатырга тырышам. Күзгә карап яткан сабыемны терелтәсем килә. Акыл ягына да зыян кил­мәгән. Бөтен әйберне аңлый, ишетә, күреп тора. Кайчак әрнеп-әрнеп елый. Болай яшәүдән ул да арды. Тик бернишләп булмый, ничек тә сабыр итәргә инде.

Тәнзилә апага кызын аякка бастырыр өчен ярдәм итәргә те­ләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Получатель: ПАО “АК БАРС” БАНК
ИНН: 1653001805 КПП: 160903001
БАНК: ПАО “АК БАРС” БАНК
БИК: 049205805 КОР. СЧЕТ: 30101810000000000805
Р/СЧЕТ: 47422810300020920001
Назначение платежа: Для зачисления на лицевой счет
№ 40817810900214482396 (Гайфутдинова Танзиля Гарабшаовна).

(Гөлгенә Шиһапова/“Ватаным Татарстан”, /№ 34, 08.03.2019/)

Бәйле