Кәҗә атып үтергән өчен ярты миллион сум акча түли

-- Лэйсирэ

Уфаның 52 яшьлек кешесе өчен бәйрәм көннәрендә ауга чыгу җинаять эшендә тоткарлану белән тәмамланган. Башкортстан Экология министрлыгының Хайваннар дөньясын саклау буенча дәүләт инспекторы полициягә Веселовка авылыннан ерак түгел җирле халыкның атышлар ишеткәнлеген хәбәр иткән, дип яза Татар-информ.

«Участковый җирле торак пунктлар буенча браконьерларны эзләп киткән. Анда аңа битараф булмаган кешеләр бу эшнең кем кулыннан булуын сөйләгән. Ачыкланганча, кыр кәҗәсен атуга Уфаның 52 яшьлек кешесенең катнашы булырга мөмкин икән. Аның дача участогын табу кыенлык тудырмаган. Дәлилләрне аның гаражыннан тапканнар», — дип хәбәр иткәннәр Башкортстан матбугат хезмәтеннән.

Тәртип сакчылары аннан мылтык, киселгән карабин, көрән төстәге матдә эзләре белән аучы пычагы, кәҗә ите һәм кар чанасын алган. Соңрак браконьер кәҗәне законсыз атуын таныган һәм урманда җинаять урынын күрсәткән.

«Законсыз ау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу җинаять өчен гаепле затка зур штраф салыначак, бу очракта ул 500 мең сумнан артачак.

Фото: Пиксабай

Бәйле