Гөлназ Асаеваны Ришат Төхвәтуллинның микрофонын урлауда гаеплиләр?

-- Лэйсирэ

Ришат Төхвәтуллинның Казандагы һәм Мәскәү концертында Гөлназ Асаеваның чыгыш ясамавын әйтеп үткән идек инде. Тамашачылар, аның ни өчен Ришатка үпкәләвенә баш ваталар, җырчының инстаграм битендә төрле имеш-мимешләр йөри.

Күбесе Гөлназ алып баручыларның туры бәреп Ришатка кияүгә чыгарга теләү-теләмәвен сорауларын ошатмаган дип уйлыйлар. Концертның сценарий авторы Сөмбелә аларга: «Сценарий Гөлназның үзе белән килешенгән иде», дип җавап бирде.

Шулай ук Уфадагы концертта микрофон югалган. Микрофонны бөтен кешедән дә эзләп чыкканнар. Гөлназ Асаевага шул ошамаган диючеләр дә булды, дип хәбәр итә Сәхнә.

Гөлназ үзенең инстаграмында Уфадагы концерттан видео куйган, ул пост астына бер язылучы «Казанга ярамаган тагын, дидегезме сон? Ник без лаек түгел идекме сезнең дуэтны тыңларга? Бөтен кәеф төште шуңа» дип язып та куйган.

Гөлназның ни өчен үпкәләвенең чын сәбәбе әлегә билгеле түгел.

Фото җырчының шәхси аккаунтыннан

Бәйле