Пенсия турында тагын мөһим яңалык бар: 4 млн кешегә кагылачак

-- Лэйсирэ

Дәүләт Думасы депутатлары пенсияне яшәү минимумыннан арттыру турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте. Икенче укылыш 19 мартка билгеләнгән, өченче укылыш 21 мартта була. Федерация Советы бу проектны 27 мартта караячак, дип яза Татар-информ.

Парламентның түбәнге палатасының хезмәт һәм социаль сәясәт буенча комитеты проектны хуплый. Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин билгеләп үткәнчә, палата законны киләсе атнада ук кабул итәргә планлаштыра. Бу хисапларны мөмкин кадәр тизрәк уздырырга мөмкинлек бирәчәк.

«Гражданнар акча ала башлаячак. Өстәвенә, хисап 2019 елның 1 гыйнварыннан башкарылачак. Бу карар дүрт миллионнан артык кешегә кагылачак», — диде спикер.

Документта пенсиянең гомуми суммасын исәпләүдән индексацияләү күләмен төшереп калдырырга һәм аны әлеге төбәктә билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артыграк түләүгә алмаштырырга тәкъдим ителә. Шулай ук 2019 елның 1 гыйнварыннан агымдагы елда эшләмәүче пенсионерлар алмаган суммаларны өстәмә түләү күздә тотыла.

Тәкъдим Владимир Путинның 20 февральдә Федераль Җыенга юлламасы нигезләмәләрен гамәлгә ашыру өчен эшләнде. Алар нигезендә хәерчелеккә каршы көрәш дәүләт эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Президент пенсионерларга карата гаделсезлекне бетерү бурычын куйды.

Закон кабул ителгәннән соң, кешеләр тулы күләмдә өстәмә түләү дә, 1 гыйнвардан җиде процентка индексацияләнгән пенсия дә алачак. Закон кабул ителгәннән соң пенсионерларга гариза язарга һәм белешмәләр җыярга туры килмәячәк, чөнки барлык түләүләр автомат рәвештә башкарылачак.

Фото: Пиксабай

Бәйле