«Рәнҗемә, зинһар!» — Тямаев нәселе авыр кайгы кичерә

-- Лэйсирэ

Җиң сызганып, янып-көеп концертлар куеп йөргән Фирдүс Тямаевны язмыш сыный: алар гаиләсе зур югалту кичерә. Фирдүс Тямаевның әтисенең абыйсы Марат Талип улы бакыйлыкка күчкән. Күңелсез хәбәр белән җырчы Инстаграмында уртаклаша: 

«Хуш абый! Бәхил бул! Сине күргәч әтиемне күргән кебек хис итә идем! Әти белән 365 көннең 364 көне бергә идегез! Рәхмәт сиңа барысы өчен дә! Рәнҗемә миңа абый, зинһар. Син мәңге безнең йөрәктә!» дип яза Фирдүс Тямаев.

Җырчының һәм туганнарының кайгысын уртаклашабыз! Ходай сабырлыклар бирсен!

 

Бәйле