«Бу фаҗига безгә дә кагылды… Ладаның карарлыгы калмаган»

-- Лэйсирэ

Фаҗигаләр турында еш язабыз. Ләкин монысы хакында язу җиңел түгел. Хезмәттәшебез юл һәлакәтенә эләкте.

11нче март. Көндезге сәгать 11ләр тирәсе. Хезмәттәшем Рәйдә Нигъмәтҗанова телефоныма тавышын яздырып хәбәр җибәрде. Беркайчан да тавыш белән яздырып җибәргәне юк, гел смс яза иде, нәрсәдер булдымы икән, дип уйлап куйган идем аны. Булган икән шул. «Сәлам! Мин авариягә эләктем әле. Больницада. Кулым сынган, тагын әзрәк бар. «Алло, «Безнең гәҗит»ме?»гә килгән шалтыратуларга җавап табып бетерә алмассыңмы икән?». (Шундый хәлдә дә эш турында, газета укучылар турында уйлый бит ул!) Нәрсә булды, хәлең ничек, дип сорарга өлгермим, икенче бер танышымнан хәбәр килеп төшә: «Ишеттеңме, Казан юлында авария булган. Айнур белән Рәйдә утырган машина. Айнур һәлак булган…».

Айнур Сабиров – Рәйдәнең егете. Арча районы, Казиле авылыннан. 21 яшьлек, әле тормышның тәмен татый гына башлаган егет. Әле узган атнада гына Рәйдә белән бергә төшкән фотоларын карап, «бигрәк матур пар» дип сокланган, чын күңелдән бәхет теләгән идек бит үзләренә…

Һәлакәт 11нче мартта сәгать 5:28дә Себер тракты буенча 44нче йорт каршында килеп чыккан. Каршыга килгән «Фиат» машинасы рулендәге 26 яшьлек егет, беренчел мәгълүматларга караганда, исерек булган. Тизлеген арттырган һәм каршы полосага чыккан. Ә анда – Айнур белән Рәйдә, арткы утыргычта Айнурның бабасы утырган «Лада-Приора» машинасы. Арчадан Казанга килүләре. Үз үлеменә дип ашкынмаган икән «Фиат». Чит ил машинасы түбәсенә генә әйләнеп капланган, йөртүчесенә дә бернәрсә булмаган. Ә «Лада»ның карарлыгы калмаган. Рульдә утырган Айнурның гомере шунда ук өзелгән. Рәйдәне һәм Айнурның бабасын больницага озатканнар…

Әллә нинди көн булды ул 11нче март. Күк көне буе елап торды, томанлы иде. Һәлакәтләр дә шактый булган. Саескан тавы-Шәле юлында да «Лада-Ларгус» йөк машинасына бәрелеп, ике кеше һәлак булган әнә. 22 һәм 29 яшьлекләр… Казанның Җиңү Проспекты белән Аграр урамы киселешендә «Лада-Гранта» белән «Лада-Приора» бәрелешкән, бәхеткә, һәлак булучылар юк. Бер генә очрак та «үтерүче» «Лада» катнашыннан башка узмаган. Бу машинаның куркыныч икәнлеген, чын мәгънәсендә «үтерүче» икәнлеген дәлилләү өчен тагын ничә үлем кирәк икән?..

Айнурның әти-әнисенә, якыннарына сабырлык телибез, тирән кайгыларын уртаклашабыз. Сишәмбе көнне туган авылында җир куенына иңдерделәр аны. Урыны җәннәттә булсын! Ә Рәйдәгә кулына операцияне уңышлы кичереп, тизрәк савыгып чыгарга язсын. Ул әле студент кына – КФУның татар журналистикасы бүлегендә 2нче курста укый. Шул ук вакытта газетабыз укучыларын эчтәлекле язмалары белән сөендерергә дә өлгерә. 19 яшьлек кыз! Коллективка бик тиз кереп китте, үз кешебезгә әйләнде. Шуңа өстәп, әтисе белән әнисенең яраткан кызы һәм терәге, абыйсының кадерле сеңлесе дә әле ул. Никадәр авыр булса да, тормыш дәвам итә…

«Безнең гәҗит» редакциясе коллективы исеменнән Фәнзилә МОСТАФИНА

Бәйле