Матурлык корбаннар сорый, дигән гыйбарә бар. Бу сүзләрне кулланылышка керткән кеше нинди корбанны күз алдында тоткандыр – анысы безгә караңгы. Ләкин хәзерге заманда әлеге гыйбарә турыдан-туры мәгънәдә эшли. Матур булырга теләп пычак астына яткан һәм сәламәтлеге, хәтта гомере белән хушлашкан корбаннар җитәрлек.
Узган елның маенда Ставропольдә алдакчы косметологка карата җинаять эше ачканнар иде. 31 яшьлек хисапчы Ирина Лобач матур булырга теләгән хатын-кызларны үз өендә кабул итеп яткан. Бернинди медицина белеме дә, косметологик процедуралар уздыруга лицензиясе дә булмый торып! Бер хатын-кыз шушы «косметолог»та яшәртә торган укол кадаткан, шуннан соң анда аллергия башланган, күз кабаклары һәм ирене шешкән, реанимациягә эләккән. Шуннан соң «хисапчы-косметолог»ка карата тикшерү эше башлаганнар. Ул өендә кадый торган гельле препарат Русиядә куллану өчен сертификацияләнмәгән булган. Димәк, «косметолог» ханым аны законсыз юллар белән кайтарткан. Һәм шуны кадап акча эшләп яткан.
Иң гаҗәбе медицина белеме булмаган хатынның косметолог булып «уйнавы» һәм шул рәвешле акча эшләве дә түгел. Иң гаҗәбе – кешеләрнең шундый «косметолог»ка йөрүе. Медицина процедурасы ясый торган табибның (ә косметология – ул медицинаның бер төре, косметолог – табиб) лицензиясе булырга тиеш, дип язалар, сөйләп торалар – юк, халык барыбер шарлатаннар янына йөри. Шарлатан икәнен белә торып йөриләр хәтта. Мондый «косметологлар»да бәяләр очсызрак шул. Ә гомер бөтенләй бәһасез дә бит, тик бу хакта соңыннан гына искә төшерәбез…
Бу очракта вакыйга корбансыз гына тәмамланган әле, ә менә шул ук Ставропольдә узган ел 44 яшьлек бер хатын-кыз күкрәгенә пластик операция ясатканнан соң үлгән. Югыйсә, шарлатанда да түгел, Железноводск шәһәр больницасында ясаткан. Үзе дә табибә булган, операциягә бик җаваплы караган, бөтен анализларны тапшырган. Операция уңышлы узган, хатын наркоздан айныган, тик бераздан комага киткән. Аның баш миенә су җыела башлаган. Ике ай шулай ятканнан соң, хатынның гомере өзелгән. Тикшерү барышында шул ачыкланган: хатынга медицина хезмәте тиешле дәрәҗәдә күрсәтелмәгән икән.
Гомумән алганда, узган 2018нче елның җәенә, ягъни ярты ел эчендә пластик операция ясатканда (яки ясатып күпмедер вакыт үткәннән соң) 6 хатын-кыз үлгән. Нормаль күренеш түгел. Моны хөкүмәт тә аңлады булса кирәк. Узган елның җәендә Русия Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова Росздравнадзорга пластик хирургия клиникаларын планнан тыш тикшерергә кушкан иде.
Һәм менә нәтиҗәләр билгеле. Росздравнадзор тикшерүеннән соң, Русиядә һәр бишенче пластик хирургия клиникасы ябылган. Һәр бишенче клиникада кагыйдә бозу булган дигән сүз бу. Монда әле сүз лицензияле клиникалар турында гына бара («идән астында» хезмәт күрсәтә торганнары күпмедер тагын?). Кайдадыр операция ясау өчен аерым бүлмә булмаган, кайдадыр – тиешле белемле табиб, кайдадыр Русиядә куллану өчен сертификацияләнмәгән препаратлар кулланганнар. Гомумән алганда, Vademecum аналитика үзәге ачыклаганча, Русиядә кулланыла торган барлык инъекция препаратларының яртысы – законлы түгел. Аларны Украина, Кытай, Төркиядән алып кайталар һәм чагыштырмача арзан бәядән тәкъдим итәләр. Без арзанга кызыгабыз инде. Кыйбатлыга бөтен русияленең дә акчасы җитми. Ә бит фәкыйрьнең дә матур күренәсе килә.
Росздравнадзор уздырган планнан тыш тикшерүдән соң, пластик хирургия клиникаларына карата 1350 административ эш ачылган, гомуми суммасы 21,16 млн сум күләмендә штрафлар сугылган. Әлегә штрафлар белән генә чикләнгәннәр. «Кара исемлек»тә Татарстан да бар. Бөтен ил буенча ябылган 252 клиниканың 11е – Татарстанда. Мәскәү белән Санкт-Петербургта – 92, Новосибирскта – 22, Ростов өлкәсендә 20 клиника эшен туктаткан. Ә пластик хирургларның һөнәри әзерлек дәрәҗәсе буенча антирейтингта Татарстан – беренче урында. Спорт буенча – беренче, туризм буенча да беренчелектә, дип мактанырга яратабыз, ә кеше сәламәтлеге белән бәйле өлкәдә иң арттан сөйрәләбез икән. Шушыны белә торып, пластик хирургларга бар син хәзер…
2017нче елда Татарстанда пластик операция ясатканда ике кеше үлгән иде. Берсенә ашказанын кечерәйтү буенча операция ясаганнар (артык авырлыктан котылу, ябыгу өчен ясаталар). Операцияне күтәрмәгән. Икенче очракта анестезиологик өзлегү үлемгә китергән. Икесе дә хатын-кыз…
Пластик хирургия яңа нәрсә түгел. Ул Борынгы Мисырда ук булган. Безнең эрага кадәр XV гасырда ук пластик операцияләр ясалу турында әйтелгән. Һәм Росздравнадзор тикшерүеннән соң да пластик хирургия клиникалары булачак. Ябылганнары урынына яңалары ачылачак. Шарлатаннарсыз да булмас – алар бөтен өлкәдә бар. Шуңа күрә үзебезгә игътибарлырак булырга кирәк инде. Матур булам дип, корбан була күрмик…
Русия төбәкләре арасында Татарстан пластик операцияләр ясау саны буенча беренче өчлектә. Иң киң таралган операция – маммопластика, ягъни күкрәкне зурайту. Блефаропластика, ягъни салынып төшкән күз кабагын тарттыру буенча да күп мөрәҗәгать итәләр икән. Шулай ук липосакция (май катламын кисеп ташлау) дә киң таралган.
– Пластик хирургның эше – ул шулай ук медицина операциясе. Һәм ул начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Аның төрле куркыныч яклары бар. Мәсәлән, ялкынсыну, аллергия, кан агу, тиренең сиземләве югалу, ассиметрия һ.б. Онкология, шикәр чире, тире авырулары, төрле ялкынсынулар булганда һәм кан озак оешканда пластик операция ясатырга бөтенләй ярамый. Пластик операциянең файдасы белән зыянын чагыштырып карасак, зыяны күбрәк.
Хирург Светлана Дорощук
(Чыганак: info-islam.ru)
БУ МӨҺИМ!
2018нче елның 1нче июленнән Сәламәтлек саклау министрлыгының пластик хирургия клиникалары эшчәнлеген көйли торган яңа стандартлары гамәлгә керде (аңарчы булган 2012нче елгы стандартлар үз көчен югалтты). Хәзер пластик хирургия клиникалары пациентны диспансер күзәтүе астында тотарга, аларга медицина тернәкләндерүе үткәрергә, операциядән соң килеп чыгарга мөмкин булган авыруларны һәм хәл китүләрне булдырмау чараларын күрергә, ә кирәк була калса, авыруга дәвалану өчен башка медицина учреждениесенә юллама бирергә тиеш. Клиникаларда тәүлек дәвамында эшли торган рентген бүлмәсе, анестезиология һәм реанимация бүлекчәләре, клиник-диагностик лаборатория, кан салу һәм операция ясау бүлмәләре булу шарт итеп куела. Һәр пластик хирургия бүлмәсендә табиб хирург һәм шәфкать туташы булырга, ә хирургия бүлекчәсендә 10 ятакка 1 хирург туры килергә тиеш. Шулай ук һәр хирургия бүлмәсендә авыруны карау һәм җәрәхәтне чистартып бәйләү бүлекләре булуы таләп ителә. «Тиеш»ләр исемлегендә шулай ук күчмә реанимация җыелмасы, медицина коралларын стерильләштерү җайланмасы, яраны чистартып бәйләү өстәле, ашыгыч ярдәм күрсәтү җыелмасы да бар.
Хәзер пластик хирург бүлмәсендә инвазив процедуралар (кешенең тән тиресен яки лайлалы тышчаны тишеп һәм кисеп ясала торган процедуралар, мәсәлән, укол, операция – авт.), шул исәптән анестезия дә ясау тыела. Инде әйтелгәнчә, моның өчен махсус җиһазландырылган бүлмәләр булуы шарт. Һәм теләсә нинди пластик операциядән соң, пациент кимендә бер көн стационарда табиб күзәтүе астында булырга тиеш. Операцияне ясадым да чыгарып җибәрдем була алмый.
Чыганак: opengaz.ru
БЕЛЕП ТОРЫЙК
Пластик операция – ул борынны кечерәйтү, күкрәкне зурайту яки артык майлардан котылу гына түгел. Хәзер аның әллә нинди төрләре бар. AdMe.ru популярлаша барган пластик операция төрләрен барлаган. Арада бөтенләй башка сыймаслыклары да очрый.
Чәч күчереп утырту. Бу төр операциядән пеләш ирләр генә файдаланадыр, дип уйласагыз – ялгышасыз. Хәзерге заман модасы сакаллы ирләрне ир солтаны итеп куя. Ә сакал үсмәсә нишләргә? Хирург пычагы астына ятарга була икән менә. Ул гына да түгел, кайбер ирләр күкрәкләренә һәм эчтән аскы өлешкә йон күчереп утыртуга операция ясата.
Мускул «үстерү». Сакаллылар гына түгел, зур мускуллы ирләр дә модада. Мускул бер көн эчендә генә ясалмый, аның өчен көннәр буе спорт залыннан чыкмый ятарга, физик эш белән шөгыльләнергә кирәк. Яисә… мускулны күчереп утыртырга була. Ясалма мускул көч өстәми, билгеле, журналларда сурәтләнгән «модный» кыяфәт кенә бирә.
Язмыш юлларын «үзгәртү». Уч төбендәге «язмыш юлларын» үзгәртергә теләк белдерүчеләр дә бар икән. Мондый төр операцияләрне «язмышыңны үзең яз!» дигән сүзләр белән рекламалыйлар.
Кендекне кечерәйтү. Монысына үзгәртер нәрсәләре калмаган, ләкин нәрсәнедер үзгәртергә теләп куллары кычытып торган кешеләр бара торгандыр, күрәсең. Операция ярдәмендә кендекне чебен күзе кадәр генә калдырырга мөмкин.
Бер көнлек күкрәк. Монысын көн саен фикерен үзгәртә торган хатын-кызлар сайлыйдыр, мөгаен. Күкрәкне бер тәүлеккә генә дә зурайтып торырга була икән бит. Махсус физиологик катнашма кадагач, күкрәк ике үлчәмгә кадәр зурая, бер тәүлектән соң кире үз урынына кайта, ди.
Күз төсен үзгәртү. Моңарчы күз төсен үзгәртергә теләүчеләр төсле линзалар куллана торган иде, хәзер операциясе үк барлыкка килгән. Төсен үзгәртү өчен, күзнең мөгезкатлавын кисеп, анда үзең теләгән төстәге силикон протезны урнаштыралар икән.
Тавышны үзгәртү. Тавышны калынайту өчен, хирурглар бугаздагы кимерчәкнең бер өлешен кисеп алалар яки тавыш ярыларына махсус ботокс кадыйлар. Ә тавышны нечкәртү өчен, бугаз мускуллары арасына имплант урнаштыралар яки лазерь ярдәмендә тавыш ярыларын кыскарталар.
ДИН КҮЗЛЕГЕННӘН
Пластик хирургия клиникалары адым саен, дибез, ә бу эшкә шәригать нинди фикердә соң? Күп кенә мөселман галимнәре раслаганча, тумыштан килгән һәм яшәү дәверендә барлыкка килгән кимчелекне (мәсәлән, куян ирене, травма, бүре авызы) бетерү өчен пластик операция ясату рөхсәт ителә.
Ә менә үзеңнең нәфесең кушуы буенча пластик операция эшләтү тыела. Коръәндә ул шайтан вәсвәсәсе итеп күрсәтелә. «(Шайтан әйтә) Мин һичшиксез аларны адаштырырмын һәм күңелләрендә ялган өмет хисләре уятырмын, янә хайваннарыгызның колакларын кисегез, дип, әмер бирермен – кисәрләр, янә Аллаһ тудырган мәхлукларны үзгәртегез, дип әмер бирермен – үзгәртерләр. Берәү Аллаһ хөкемнәрен читкә куеп, шайтан хөкемнәренә иярсә, аны үзенә вәли итеп алса, ул кеше мәңгегә хәсрәттә калыр» («Ән-Ниса» («Хатыннар» сүрәсе, 4:119).
Гомумән алганда, 4 төрле очракта пластик операция ясатырга рөхсәт ителә, диелә:
1) әгәр пластик операция тумыштан бирелгән кыяфәтне үзгәртү нияте белән ясалмаса;
2) әгәр мондый операциянең файдасы зыянына караганда күбрәк булса;
3) әгәр пластик операция кемнедер алдау яки җенесне үзгәртү нияте белән ясалмаса;
4) әгәр мондый операция шәригать кануннарына каршы килмәсә.
Чыганак: Тatar-islam.ru
Фәнзилә МОСТАФИНА, Безнең гәҗит
Фото: Пиксабай