«Озак яшәп өлгермәдек, аны 19 елга утырттылар…»

-- Лэйсирэ

Язмышлар күкләрдә языла, диләр. Адәм баласының никахы да, әҗәле дә үзе туганчы инде билгеләнгән була… Уфа шәһәренең Шакша бистәсендә урнашкан 3 санлы холык төзәтү колониясендә никахка баргач, мин моңа тагын бер кат инандым.

Яшьләргә кияү белән кәләш (яшь тә түгел иде инде), никах укырга килгән “Ләлә-Тюльпан” мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Мамлеев нәкъ шулай диде: “Сезнең никахыгызның кайда, кайчан буласы билгеләнгән булган инде. Никах – ул җан һәм тән тынычлыгы. Ислам динендә монахлык юк. Аллаһы Тәгалә безләрнең табигатебезне парлы итеп яратты. Сезнең бүген никахка керергә ниятләвегез – бик зур адым”…

Кәләш – Динара белән рөхсәт кәгазьләре әзер булганчы көтү бүлмәсендә сөйләшеп утырдык. “Азамат белән 2002 елда танышкан идек. Мин беренче ирем белән аерылышканда бер балама – 3, икенчесенә 2 яшь иде. Балаларны үстерергә, аякка бастырырга кирәк, ялгызыма авыр иде. Әмма Азамат белән озак яшәп өлгермәдек, 2007 елның гыйнварында аны 19,6 елга утырттылар”…

Динара аның җинаяте турында сөйләргә яратмый. “Дуслары шундый туры килде, кем арбасына утырасың, шуның җырын җырлыйсың”, – ди ул. Шулай да кеше үтергән өчен дигәнен аңладым…

Шулай итеп, ул вакыттан соң инде 12 ел вакыт үтеп киткән. Динара Азамат янына килеп йөргән. – “Мин аның рәсми хатыны булмагач бер кочак документлар җыеп рөхсәт алырга туры килде”, – ди.

Көтү бүлмәсенә офицер килеп керде. “Хөкем ителүчегә киемнәр алып килдегезме?” – дип сорады ул Динарадан.

Динара шунда ук пакетны офицерга сузды. “Әлбәттә, менә күлмәге, чалбары… Бу чалбарны мин беркемгә дә бирмим, бу аныкы,” – дип ул киемнәрне берәмләп офицерга күрсәтә башлады…

Ул арада Равил хәзрәт, БСТ журналистлары да килеп җитте. Рөхсәт кәгазьләренә кул куелды, без өчәрләп контроль-үткәрү пункты аша үтәбез. Динарага болар барсы да таныш. Алдыбызда дүрт ишек, берсе ябылгач кына икенчесе ачыла. Икенчесе ябылгач өченчесе, аннан дүртенчесе…

“Елына ничә тапкыр күрешүгә киләсең?” – димен Динарага. – “Озаклы күрешүләр дүрт тапкыр рөхсәт ителә, режимны бозмаса, кисәтүләре булмаса, өстәмә күрешү дә бирәләр. Декабрьдә, гыйнварда булдым”, – ди ул. “Апрельдә улыбыз туа, Алла боерса. Азамат бу хәбәргә бик сөенде, җәйгә вакытыннан алда шартлы рәвештә иреккә чыга алу мөмкинлеге җитә, гариза язып карар инде, суд ничек хәл итәр”…

Колония эчендәге мәчеткә кереп җиттек. Азамат матур итеп киенеп кәләшен көтеп тора иде. Динараны күрү белән аның йөзе сөенечтән балкып китте. Шунда ук кәләшен йөгереп килеп кочаклап алды. “Ничек безнең улыбыз?” – дип йомшак кына сыйпап алды…
Ирексездән күземә яшь тулды… Кешегә күп кирәкме, көтәр кешесе, гаиләсе булганда ул киләчәккә өметен югалтмый.

Равил хәзрәт кияү белән кәләшкә үгет-нәсыйхәтләрен биргәч, икесеннән дә ризалыкларын сорады. Динара рус гаиләсендә тәрбияләнгән шәһәр кызы булса да, иренең динен кабул итүе турында әйтеп, Азаматка кияүгә чыгарга ризалыгын биргәч, хәзрәт Коръән аятьләре укыды…

“Иреккә чыгуымны түземсезләнеп көтәм, – диде Азамат. – Үз йортымны салырга хыялым бар”…

Әти-әнисе Белорет районында яшиләр икән. Аларга өйләнүе турында хәбәр итеп, хәер-фатыйхаларын алган. “Әти-әнием шатландылар, өйләнүемә ризалык бирделәр, – диде ул. – Күрешүләргә килеп йөриләр”…

Азамат колония мәчетендә үткәрелгән һәр дәрескә, чарага йөрүен әйтте. “Минем белән 30 лап кеше йөри”, – диде ул. Тоткыннар белән дини дәресләр үткәрүне матур бер традициягә әйләндергәннәр, дәресләрне Равил хәзрәт үзе үткәрә икән. Еш булмаса да, колониядә никахлар укытырга теләүчеләр табыла. Былтыр республика холык төзәтү учреждениеләрендә 7 никах теркәлгән, 2017 елда аларның саны 15 кә җиткән булган. Руслар арасында чиркәү никахына керүчеләр саны былтыр – 14, аннан алда 12 булган.
Аерылышыр минутлар да килеп җитте. Азамат офицеры белән төшке ашка, Динара яңадан иреккә, Азаматның чыккан көнен көтә торган өенә юлланды…

Өмет

Фото: Пиксабай

Бәйле