Дәвалап булмый торган авырулар өчен яңа законнан нәрсә көтәргә?

-- Лэйсирэ

Россиядә бүген паллиатив ярдәм турында закон үз көченә керде. Документ дәваланмый торган авыруларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

Сүз «Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында»гы Законга төзәтмәләр турында бара. Хәзерге төзәтмәләр мондый ярдәм күрсәтүнең тәртибен һәм төрле вариантларын төгәлләштерде. Яңа закон нигезендә, һәр шундый авыру кеше кирәк булганда, шул исәптән көчле тәэсир итүче һәм наркотик препаратлар ала ала.

Ә паллиатив ярдәм хосписта, хастаханәдә генә түгел, көндезге стационарда да, өйдә дә күрсәтелергә мөмкин. Чөнки закон чыгаручылар күчмә паллиатив хезмәт булдыруны да күздә тоткан.

Закон шулай ук «паллиатив ярдәм» төшенчәсен дә киңәйтте. Аңа медицина өлеше генә түгел, ә авыру кешегә психологик, рухи һәм социаль ярдәм күрсәтү дә кертелгән.

Бик мөһим момент: авырулар өйдә тормышларын җиңеләйтүдә куллану өчен җиһазларны бушлай ала алачак. Хәзер, мәсәлән, үпкәләренә ясалма вентиляция кирәк булган балалар реанимация бүлекләрендә түгел, ә өйдә, гаиләсе янында булып ала алачаклар. Паллиатив ярдәмне махсус өйрәнү узган медицина хезмәткәрләре күрсәтәчәк.

Мәскәү паллиатив медицина үзәге җитәкчесе, «Вера» хосписларына ярдәм хәйрия фондына нигез салучы Анна Федермессер аңлатып узганча, хәзер барлык төбәкләрдә — җирле үзенчәлекләрне һәм мөмкинлекләрне исәпкә алып, паллиатив ярдәм оештыру буенча программалар эшләргә кирәк.

Фото: Пиксабай

Бәйле