Гүзәл Уразованың кызы Мәскәү кремлендә чыгыш ясый [видео]

-- Лэйсирэ

Эллари беренче тапкыр Мәскәүдә Кремль Сараенда чыгыш ясаячак! Инглиз телендәге җырын ул Алла Духова җитәкчелегендәге «Тодес» балеты белән бергә башкарырга җыена, дип яза Уразова.ру сайты.

Гүзәл Уразованың иҗатына 15 ел тулу уңаеннан Мәскәүдә куелачак юбилей концертында кызы Эллариның чыгышы беркемне дә битараф калдырмас дип көтелә. Бик зур әзерлек, тырышлык белән килә Эллари сәхнәгә һәм шушы киң колачлы чыгышын киләчәктә зур уңышка, ныклы адымнар белән җыр дөньясына килеп керүгә юрыйк.

Әлбәттә, зур җаваплылык таләп итә торган бу җитди чыгышы алдыннан Эллари бик дулкынлана, борчыла. Әле шуның өстенә әти-әнисенең кызлары өчен икеләтә дулкынлануын күзалдына китерәсездер. Шуңа да Гүзәл Уразова инстаграмда «Элларига әле 14 яшь кенә. Беренче чыгышы алдыннан аңа көч биреп, җан атып торыйк» дип мөрәҗәгать итә. Эллариның инглиз телендә башкарылачак җыры өчен тавыш бирүчеләр арта бара. Тамашачылар интернет аша аңа көч биреп, уңышлар теләп, «плюс»лар куялар, «тавышы бик матур», «матур җырлый», дип комментарийлар яза.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Первое сольное выступление и выход на сцену в Кремле — это достаточно серьёзно и ответственно. Эллари всего 14 и она, конечно, волнуется и переживает. Давайте поддержим её плюсиками ? Кто за то, чтобы Эллари выступила? #ellari #эллари #москва #кудасходитьвмоскве #гузельуразова #ильдархакимов #scaredtobelonely #scaredtobelonelycover #dualipa #dualipacover #martingarrix #тодес #todes #балеталлыдуховой #voice #голосдети @urazova_kids @ellari_hakimova

Публикация от Гузель Уразова (@guzelurazova)

Бәйле