Миләүшә Зарипова кызын тапкач, нәрсәдән курыккан? Кешеләргә нинди юллар белән ярдәм итә? [видеорепортаж]

-- Гузель

//Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина//

Шушы көннәрдә Казанның “ГоркиПарк” сәүдә үзәгендәге “Облепиха” кафесында, авариядән соң инвалидлар арбасына утырырга мәҗбүр булган, Миләүшә Зарипова белән очрашу узды. Хәзерге вакытта Миләүшә ханым актив тормыш алып бара, үзенең мисалы белән кешеләргә ярдәм итә, моңа өстәп, ул эшмәкәр, хатын, әни дә. Әлеге очрашуда ул интернетта әйтеп бетермәгән серләрен чиште, сорауларга ачыктан-ачык җавап бирде. Теләгән һәрбер кеше аның белән аерым аралашты.

Беренче тапкыр күргән кунакларын да Миләүшә Зарипова кочаклап, ачык йөз, тәмле сыйлары белән каршы алды. Интернетта күрешүләрен сорап язучылар күп булганлыктан, мондый очрашуны үткәреп карарга була ул. Дуслары да бу фикерен хуплап, оештырырга ярдәм итә. “Бер генә кешегә ярдәм итә алсам да, бу минем өчен зур шатлык. Ә миннән ярдәм сорап бик күпләр яза. Инвалидлар түгел, таза-саулар ярдәм сорый”, диде. “Әлбәттә, начар фикер белән тегеләй дә, болай да бәйләнеп караучылар бар. Мин андыйларга игътибар итмим”, дип уртаклашты.

Бүгенге көндә дөньясы җитеш, байлык артыннан кумый Миләүшә ханым. Күптән түгел  “Безбарьерная среда” исеме астында коммерцияле булмаган фонд оештырган. “Лотореяга акча отсам, шушы фонд аша инвалидларга ярдәм итәр идем”, диде ул.

Очрашуда ире Мөнир белән мөнәсәбәтләре турында да сүз булды. Аның аралашучан булмавын, мондый очрашулар яратмавын, интернетта блог алып баруын да өнәп бетермәвен әйтте.

Миләүшә Зарипова кызы Алия белән бәйле сорауларга да җавап бирде. Аны артык иркәләмәве һәм ул тугач нинди куркулары барлыкка килүе турында сөйләде. “Бүгенге көндә кызым мул тормышта яшәгәнен аңлап бетерми. Мин аны артык иркәләмим, ул сораган әйберләрне дә алып бетереп бармыйм. Мәктәптә дә артыгын киендермим”, дип сөйләде әни кеше.

Бала тапкач, яшь әни куркып калган була. Баласы үсәр дә, аннан кыенсыныр, “Әни белән беркая бармыйм”, дип әйтер, дип борчыла. Шуңа күрә дә, кызына 3 яше тулуга, вокалга, конкурсларга йөри башлыйлар. Алия: “Әни, бөтен җиргә синең белән генә йөрер идем, синең белән генә барыр идем”, ди.

“Әгәр хәзер дә берәр җиргә барсак, “Бу минем әнием. Ул – иң матуры”, ди. Бу вакытта миннән дә бәхетле кеше юк”, дип уртаклашты Миләүшә ханым.

Ул кызының мәктәп чараларында да актив катнаша. Күптән түгел узган ата-аналар җыелышыннан соң, үзенең ник коляскада утырганлыгы турындагы сорауларга кызының ничек җавап бирүе турында кызыксына. “Юк әнием, нишләптер сорамадылар ул турыда. Кызык, ни өчен сорамыйлар икән?” , диеп әйтеп куя кызы.

Шулай да бер вакыт Миләүшә ханымның ни өчен инвалидлар арабасында утырганлыгын кызыннан кибеттә сорыйлар. Ә Алия: “Авариягә эләккән, күрмисең мени?”, дигән җавап кайтара. Әнисенең коляскада булуына кызы игътибар да итми икән.

Язмыш сынавына бирешмичә, үз тырышлыгы белән бәхетен корган, актив тормыш алып баручы ханым, бер кешегә дә ачу сакламый, рәнҗеми. “Минем әбием шундый булды. Шунда ук кешене сүгеп атар иде дә, аннан, “Әй, кердең мени, җаным”, дип кочаклап алыр иде. Мин дә нәкъ шундый”, дип белдерде ул. Әлбәттә, андый вакытлары да булган. Бүлмәдә торган вакытта күршесенә, бертуганнарына рәнҗегән, әмма хәзер барсын да гафу иткән.

Якынча 5 сәгатькә сузылган очрашуда бик күп темалар күтәрелде. Мондый очрашуларны Миләүшә Зарипова алга таба да үткәрергә уйлый. Монысын күреп, киләсе юлы күбрәк кеше килергә батырчылык итәчәгенә ышана.

 

Фото Гөлнара Габдуллина

Бәйле