«Алар бит әле исән!» — Салават Фәтхетдинов изге эш башкара [фото]

-- Лэйсирэ

Халыкның шундый әйтеме бар: игелекле эшнең иртәсе-киче юк. Россия Балалар фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Салават Фәтхетдинов моңа, чын мәгънәсендә, ныклы дәлил булып тора. Балаларга ярдәм белән 30 елдан артык шөгыльләнүче легендар җырчы бүген чираттагы игелекле һәм зур эш башкарган.

«Аллага шөкер. Бүген онкобольной хосписта булдым. Театрым белән кем тели шул килде. Рәхмәт киң күңелле артистларыма. Өлкәннәр Ядкәр, Таһир, Илфат-Ислам, Руслан, Вадим һәм яшьләргә, студентларыма. Бу кайгылар безне барыбызны да урап үтсен. Амин», дип уртаклаша Салават Фәтхетдинов Инстаграмда.

Комментарийлардан күренгәнчә, халык җырчының бу зур эшен куәтләп, аңа рәхмәтләрен һәм алга таба уңышлар теләп яза.

Арадан бер укучы: «Чирле кешенең җыр тыңлыйсы килң микән соң?» дигән сорау куйган.

Аңа җавап итеп икенчесе: «Алар бит әле исән, чирле дип шул хоспис стенасында елап ятаргамы инде хәзер?! Аз булса да бәйрәм, авыртынулардан арынып тору бит!» дигән.

Тагын бер инстачы: «Сезнең кебек артистлар бик сирəк дип уйлыйм, рəхмəт сезгə шундый киң кунелле булганыгыз өчен! Куплəр акча артыннан гына куган заманда сез мəрхəмəтлелек дигəн төшенчəне кутəреп алга барасыз, без гел төрле кешелəрдəн, елый-елый рəхмəт укыганнардан ишетеп торабыз сезнең хəйрия эшлəрегезне, чөнки рəхмəт жирдə ятмый, ул өскə кутəрелə, халык аңлый аны, əле без белми калганнары купмедер… Сез татарның батыр йөрəкле улы!!!!» дип язган.

Бәйле