«Минназыйм Сәфәровны тешсезлектә, тираж төшерүдә гаеплиләр, әмма…»

-- Лэйсирэ

Минназыйм Сәфәров «Ватаным Татарстан» газетасына «Татарстан яшьләре»ннән вакытлы матбугатның тиражлары төшә башлагач күчерелде. Ул чакта идеология өчен җаваплы вице-премьерның максаты республиканың күп тиражлы, абруйлы газетасында менә шул процессны әкренәйтү иде.

Чынлап та, яңа редактор эшли башлаган беренче биш-алты елда газета, Россиянең иң зур санлы матбугат вәкилләреннән берсе буларак, Мәскәүдән сертификатлар алып торды. Әмма интернетның иң ерак авыл өйләренә кадәр барып керүе, кәгазь, почта бәяләре, әбунә бәяләре арту атнага дүрт мәртәбә чыга торган газетага тираж мәсьәләсендә элек яуланган үрне саклау мөмкинлеге калдырмады.

Минназыйм «Татарстан яшьләре»ндә тәрбияләнгән кадр буларак, демократия тарафдары иде. Ул журналистларга иҗат иреге бирде. Зыялы, тәрбияле, тыйнак кеше буларак, башкаларны кимсетмәде. Фикере булган авторларның кискен-кискен язмаларын газетада чыгарудан куркып тормады. Үзе дә яза иде.

Аның кайбер гомумрәсәй сәясәтенә караган язмаларын хәтта, тәрҗемә итеп, русча газеталар да бастырып чыгарды. Ләкин дөнья нык үзгәрде. Илбашы кискен язмалар кирәклеген әйткәләп торса да, тәнкыйть югары структураларда бик үк хупланмый башлады.

Менә хәзер Миңназыйм Сәфәров эшеннән китеп барганда кайберәүләр аны, редактор буларак, тешсезлектә, тираж төшерүдә гаеплиләр. Замана шартларына, замана басымына иң көчле редактор да каршы тора алмый. Чөнки ул, интернеттан аермалы буларак, кәгазь басмадагы һәр сүз өчен башы белән җавап бирә.Карыша башласа, урыныннан китә.

Минназыйм, син күп кенә яшьләрне үзең укытып, газетага эшкә алып килдең, үстердең. Аларның күбесен, ипотекага булса да, фатир белән тәэмин иттең. Әгәр ул эш башкарылмаса, бүген редакциядә эшләргә журналистлар калмас иде. Синең тагын бер күркәм сыйфатың – өлкәннәр белән дә уртак тел табып, татулыкта яшәдең. Гомумән, син кешелекле кеше. «ВТ» ветераннары киләчәк эшеңдә, тормышыңда уңышлар тели. Эш сөйгәнгә – эш табыла ул.

Илсөяр Хәйруллина,
РФ һәм РТның атказанган мәдәният хезмәткәре, Мәгариф

Фото: Азатлык

Бәйле