«Елыйлар…» — Әнвәр Нургалиев әти-әнисенең ФОТОсын күрсәтә

-- Лэйсирэ

Җырчы Әнвәр Нургалиев тыгыз концертлар һәм гастрольләр графигында вакыт табып, газиз әти-әнисенең хәлен белешеп килгән. «Әнием-әтием сәлам җибәрә сезгә!!! Хәлләре бер көйгә. Әлегә һаман да ышанып бетмиләр олы улларын югалтканга, елыйлар. Көннәр үткән саен ныграк юксыналар», дип уртаклаша җырчы.

Исегезгә төшерәбез, 28 февральдә Әнвәр Нургалиевның бертуган абыйсы Флюр вафат булды. Аңарчы хатынының әтисе бакыйлыкка күчте. Бу кайгылар җырчының сәламәтлегенә йогынты ясамый калмады: артист авырып китеп концертларын кичектерергә мәҗбүр булды. Алай да халык яраткан җырчысының хәленә керә белде — аңа көч биреп, савыгуын теләп торды. Хастаханәдә дәваланып чыккан Әнвәр Нургалиев тамашачысын алга таба да сөендерергә әзер!

«13-17 мартта узган концертларымнан соң сезгә рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Уфадагы концерт минем өчен ул — имтихан. Сездән килгән җылылык, энергетика минем канатларымны кабаттан ныгытты, видеоларны караган саен куңелләр тула,. Рәхмәт сезгә, яратканнарым, минем белән булганыгыз өчен» ди Әнвәр Нургалиев.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хэерле кон Дусларым!13-17 мартта узган концертларымнан сон сезгэ рэхмэтлэремне житкерэсем килэ? Уфадагы концерт минем очен ул-имтихан,сездэн килгэн жылылык,энергетика ?минем канатларымны кабаттан ныгытты,видеоларны караган саен кунеллэр тула,рэхмэт сезгэ яратканнарым минем белэн булганыгыз очен?? С 13-17 марта отгремели наши концерты у себя на Родине!Уфимские концерты для меня,это как экзамен!Хочу выразить свою признательность и благодарность всем моим поклонникам,за подаренные неописуемые мгновенья счастья❤️ ,было всё и слёзы,и смех и восторг,мы все были в эти дни на одной волне?Будьте счастливы ,живите долго,люблю Вас❤️ @kuluev_video #уфа #башкортостан #татарэстрадасы #татарстан #башкортэстрадасы #казань #тмтвпремиясе #студияан

Публикация от Анвар Нургалиев (@anvar_nurgaliev)

Бәйле