Татарстанда түрәләрнең чынбарлыкта күпме хезмәт хакы алулары игълан ителә

-- Лэйсирэ

Татарстанда түрәләрнең күпме хезмәт хакы алуы билгеле. Әлеге мәгълүмат Росстат оешмасының рәсми сайтында урнаштырылган, дип яза Бизнес онлайн.

Рәсми мәгълүматларына караганда, бездә федераль органнарның җирле бүлек­ләре вәкилләре аена уртача – 39 мең 674 сум, башкарма хакимият органнары хезмәткәрләре – 55 мең 492 сум, җирле үзидарә органнарында эшләүчеләр 38 мең 862 сум хезмәт хакы ала.

Белгечләр әйтүенчә, республика түрәләренең айлык акчасы Идел буе федераль округы буенча уртача күрсәткечләрдән зуррак. Ә менә Башкортстан белән чагыштырганда азрак, ди.

Дәүләт советы фотосы

Бәйле