Быел Татарстанның унҗиде районына су басу куркынычы яный. Язгы ташу китерә алган зыян турында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кисәтте.
Хөкүмәт йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Чарада язгы ташу вакытында саклык турында фикер алыштылар. Алексей Песошин билгеләгәнчә, ташу чоры республиканың социаль-икътисади үсешенә тискәре йогынты ясарга, җитди зыян китерергә ихтимал. Дөрес, соңгы елларда ташулар алай ук сизелерлек булмаган. Елгаларда су түбән дәрәҗәдә сакланган.
Тик быел язгы ташу киеренкелек китереп чыгарырга мөмкин. Премьер-министр ассызыклаганча, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Кайбыч, Яшел Үзән, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Чистай районнарында су биеклеге куркыныч чиккә җитәчәк дип көтелә. Арча, Буа, Биектау, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Питрәч, Теләче һәм Саба районнарында яшәүчеләргә дә сак булырга куштылар. Биредә язгы ташу шулай ук шик-шөбһә уята. “Әлеге районнарга март ахырыннан ук югары әзерлек режимына күчәргә тәкъдим итәбез, чөнки елгалар боздан иртәрәк ачылыр дип көтелә. Су басу башланган очракта гадәттән тыш хәлләр режимына күчәргә кирәк”, – диде Алексей Песошин.
Аерым алганда, республикада язгы ташуга әзерлек барышында 3 мең 862 суүткәргеч торба төзекләндерелгән, чистартылган һәм урнаштырылган, 52 гидротехник җайланма ремонтланган. Гомуми чыгымнар 447 миллион сумнан артып киткән. Язгы ташуга каршы чараларны үтәү өчен 15 меңнән артык кеше һәм 2 меңнән артык техникадан торган махсус төркемнәр булдырылган. Су килгәнне һавадан 18 авиация техникасы күзәтәчәк.
Сүз уңаеннан, Гидрометцентр мәгълүматларына караганда, быел җәй гадәттәгедән эссерәк булачак. Хәтта апрельдә дә кояшлы, җылы көннәр күбрәк булачак, дигәннәр. Язның соңгы ае, бигрәк тә, Идел буе һәм Урал төбәкләрендә яшәүчеләрне сөендерәчәк, ди. Җәйнең иң эссе вакыты июльгә туры киләчәк, дип фаразлаган синоптиклар. Температура күрсәткече рекорд куярга да мөмкин икән.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 41, 22.03.2019/)
Фото: пиксабай