«Ачык аяк киеме киеп кияүгә чыксаң…» [никах фаллары]

-- Лэйсирэ

Элек никахка бик җитди караганнар. Яшьләр тирәсендә уңай мохит булдыру туганнарының изге эше саналган. Шуңа күрә туйда төрле шәйләр, ырымнарга аеруча зур игътибар бирелгән. Мәсәлән:

* Яшь парның юлын беркем дә кисеп чыгарга тиеш түгел. Юлны кисеп үтү- туйга күз тидерү дигән сүз.

*Балдагыңны кияр алдыннан төшереп җибәрү яхшыга түгел. Әгәр балдак төшеп китә икән, димәк парың үзеңнеке түгел. Бу тиздән аерылышуны яки авыр тормыш хакында сөйли.

*Әгәр кәләшнең аяк киеме үкчәсе сынса, гаилә тормышы “аксаячак”. Яшь хатын өчен бу никах бәхет китермәячәгенә ишарә.

*Ачык аяк киеме киеп кияүгә чыкмыйлар. Чөнки гаилә тормышы кыска була. Аяк — гомер сукмагы буйлап хәрәкәт билгесе. Берәрсенең кара күзе кәләшнең үкчәсендә калса, бу гаилә юлының кыскаруына китерә дип санала.

*Әгәр чит кешенең туй күлмәген яисә балдагын киеп никахлашсаң, шул кешенең язмышы белән яшәрсең. Бу фал борыннан килә.

* Туй күлмәген һәм кәчтүмен бүләк итәргә, кешегә бирергә яки сатарга ярамый. Аларны саклау, һич булмаса яндыру шарт.

* Әгәр туй алдыннан яшь парлар әти-әнисе яки әби-бабасы киемен кисә, бу аларга билгеле бер дәрәҗәдә бәхет китерәчәк. Әгәр инде әби-бабайларының гаилә тормышы бик үк яхшы булмаса, ул киемне сакларга һәм кияргә ярамый. Аларны яндырсаң яхшырак булыр.

Өмет

Бәйле