Балтачта 20 миллионлык мәчет салырга, такси яллап та, 100 сум китерәләр

-- Лэйсирэ

Балтач районында кырык дүртенче мәчет ачылды. Бүген, мәчет төзеп, берәүне дә шаккатырып булмый, дияргә ашыкмагыз. Бистәдә дүртенчесе булган затлы да, гүзәл дә бу бина барлы-юклы дүрт ел эчендә халыктан җыйналган сәдака акчасына төзелде. Шуның белән үзенчәлекле дә инде ул.

Бу мәчет бай эшмәкәр акчасына да, оешма-предприятиеләр акчасына да төзелмәгән… Май чүл­мәге тышыннан билгеле дигән­дәй, кимендә дистә миллион сум торучы мәчетне сәдака акчасына төзеп буламыни?

– Изге эшкә теләктәшләр табыла диләр бит. Бездә дә шулай. Мәчет төзергә рөхсәт сораганда ук район җитәкчеләре белән сөйләшү шундый булды. “Безгә төзергә, җир алырга рөхсәт кенә бирегез. Сезне дә, оешма-пред­прия­тие­ләрне дә ярдәм сорап борчымыйбыз. 26 йорт салганны тагын берне генә салабыз”, – дидек, ул чакта безнең яктан мәчет­кә йөрүче 26 яшь ир-егетне күздә тотып. Әле күбесенең йортлары да салынып бетмәгән иде, – дип искә ала мәчет имамы Илгиз хәзрәт Әхмәдуллин. – Аллаһ­ның рәх­мәте, 2014 елда безгә рөхсәт тә булды, җир дә алуга ирештек, бер елдан фундамент салдык. Икенче елны стенасын өйдек. Төзелешне туктатмаска тырыштык. Тагын шунысы да бар: бис­тәнең шушы өлешендә яшәүче яшьләр шулкадәр эшчән, шулка­дәр оста куллы булып чыктылар! Арабызда бөтен төрле һөнәр ияләре дә бар. Шуңа эш­челәр белән проблема булмады. Өстә­венә кайсы эшне ярты бәясенә, кайсын бөтенләй бушка эш­лә­деләр.

Мәчет төзелгән чорда гаҗәеп хәлләр бик күп булган. Тирә-юнебездә шулкадәр мәрхәмәтле кешеләр яшәвенә тагын бер кат инанган алар. Хәзрәт бу хакта сөенеп сөйли:

– Әйтик, җылылык кертәсе бар, проект эшләтергә кирәк. Казандагы бер егетнең номерын бирделәр. Шалтыраттым, сөй­ләш­тек. Шул көнне үк кайтып, бөтенесен карап, үлчәп китте, кичкә инде безгә әҗәткә 350 мең сумлык материаллар төятеп җи­бәрде. Әле үзенең “Татфонд­банк”­та, “Интехбанк”та бөтен акчалары “янган”, машиналарын сатып көн күрә башлаган иде. – Мәчет төзелешенә дип эшләгән шушы игелекле гамәленә күрә әҗерен дә күрде: бүген кабат аякка басып килә, машиналар сатып алды, эше уңышлы дәвам итә. Чират газ кертүгә җиткәч, безнең дә кулдан килми торган эшләр бар икән, нишләрбез, диештек. Район газ хуҗалыгы җи­тәкчесе Наил Сафин проект эш­ләтүдән алып, газ кертүгә кадәр бөтен эшләрне үз кон­тро­ленә алды, без газ миче генә алып бирдек, калган барысын шушы оешма эшләде. Ай ясатуда да проблема булмады, анысын якташыбыз Илшат Бәдыйков бик матур итеп эшләп бирде. Ә менә ай кую өчен зур кран табу хәл итеп булмаслык проблемага әйләнде. Бу юлы район полиция җитәкчесе Илдар Усманов ярдәм итте: кранын да тапты, кайтартты да, үзе каршылап, озатып та җи­бәрде.

Әле бит шунысы кызык: эш­лисең икән, ярдәм дә килә, эшне туктатасың, үз эшеңә чыгып китә­сең икән, ярдәм дә туктый. Мәчет төзелешендә авыр чаклар булмаган түгел, булган. Әҗәткә дә алырга туры килгән, әмма халыктан җыярга чыкмаганнар. “Берчакны әҗәткә алган 70 мең сумны түләргә өч көн вакыт калды, ә акча юк. Шунда егетләр белән сөйләшәбез, ничек кенә, кемнән генә табып бирергә икән дип. Бер яшь ир-ат үз акчасын биреп торды. Үзе йорт сала, үзе иске генә машинада йөри…” – ди хәзрәт.

Халыктан да ярдәм булган, әлбәттә. Кибетләргә унбер урынга әрҗәләр куйганнар. Авыл мә­четләре дә өлеш чыгарган, абыс­тайлар-имамнар кая гына барса да, мәчет төзелеше турында искә төшергән, халыкка аңлаткан. Бер белмәгән чит-ят төбәкләрдән дә ярдәм итүчеләр булган.

– Такси яллап, 100 сум сәдака китерүче апа да булды, киленем үлгән иде, аңа дога кылыгыз диеп, сәдака бирүче дә… Сөенече булган кеше сөенечтән, хәсрәте булган кеше хәсрәттән шушы төзе­лешкә үз өлешен керт­те. Мәс­кәүдән бер якташ абый шалтырата: “Хәлем авыр инде, ямаш шеш белән авырыйм, үзем ул мәчетне кайтып күрә алмам. Минем өчен 200 сум сәдака бир әле, мин синең телефоныңа акча салырмын…” Бис­тәбезнең бик тә хөрмәтле, өлкән укытучысы: “Саклык банкында җыелган акчам иде”, – дип, 40 мең сум акча бирде, икенче бер укытучым 25 мең сум өлеш кертте… Бер эшмәкәр 300 мең сумлык түбә калайлары һәм улаклар алып бирде. Өлкән яшьтәге бер апа: “Җиде туганым бар. Берсе дә намаз укымый. Шулар намазга бассын иде дип дога кылыгыз әле”, – дип, 100 мең сум сәдака бирде. “Сездә мәчет төзе­лә икән. Интернеттан күрдек”, – дип, Киров өлкәсенә баручы ике егет 22 мең сум акча биреп китте. Бу кешеләрнең берсе дә исем­нәрен күрсәтү яклы түгел, бу га­мәлләрен Аллаһ ризалыгы өчен эшләдек диделәр. Шөкер, андыйлар бик күп арабызда. Мең рәх­мәт, тәрә­зәләр ясатырга акча җитмәгәч, халыкка мөрәҗәгать иткән идек. Аңла­дылар, тамчылардан күл җый­нала дигәндәй, санаулы көн эчен­дә 300 мең сум акча җый­налды, – дип сөйли Илгиз хәзрәт.

Бер Балтачка дүртенче мәчет нәрсәгә кирәк инде? Аны нинди акчага төзиләр, кем бирә икән акча, дип хафаланучылар да булды. Халык акчасына төзелде дигәч, нигә халык акчасын әрәм итәләр, дигән сүз таралды. “Миңа калса, мәчет кирәкме, дигән сорау була алмый. Адым саен кибет ачыла, берәү дә нәрсәгә ул дими. Якынрак булган саен рәхәт дибез. Авылларыбыз көнләп түгел, сә­гатьләп үсә, зурая. Мәчет­ләре­без артканга, яшьләребезнең көн­нән-көн дингә ныграк тартылганына сөенергә генә кирәк. Беренче җомгага ук, шөкер, ил­легә якын кеше килде. Белем би­рү эшен дә башладык. Беренче көн­не укырга төрле төркем­нәргә 40лап кеше килде, әле бит алга таба бу саннар артачак. Халыктан җыйналган акчаны без мәчет төзелешенә генә тоттык. Утка, газга, суга алга таба да сә­дака акчасыннан түгел, үзебез берәр мең сум җыешып, түләргә диеп килештек, – ди хәзрәт. – Мәчет төзер идек, акча юк дип ике­ләнүчеләргә нинди киңәш биреп була? Иң мөһиме – ният кирәк. Кабатлану булса да әйтәм: изге эшкә теләк­тәшләр табыла”.

(Гөлсинә Хәбибуллина/“Ватаным Татарстан”, /№ 42, 22.03.2019/)

Бәйле