Элвин Грей Уразова һәм Салават белән низагы турында чын дөресен әйтә [видео]

-- Лэйсирэ

25 март журналист Габдрәхим Элвин Грейга Гүзәл Уразова һәм Салават Фәтхетдинов белән бәйле гаугалар турында чәнечкеле сорау бирә. Аңа каршы Элвин Грей үзенчәлекле җавап бирде. «Чын булган хәл. Халык үзе моны пиарга әйләндерде. Без аның белән әрләшмәдек тә», диде популяр артист.

Габдрәхим Элвиннан: «Салават белән кайчан дуслашасың?» дип тә сорады. Моңа Элвин Грей: «Салаватны да «Дуслык күпере»нә кертергә кирәк. Рифат Фәттахов барысын да дуслаштыра», дип көлеп җавап бирде.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

#татартудей 25 март Элвин Грейга @elvin_grey_music журналист Габдрәхим Гүзәл Уразова @guzelurazova , Салават Фәтхетдинов @salavat_fatkhutdinov_official турында сорау бирә. Элвин бик оста җавап бирде. «Чын булган хәл. Халык үзе моны пиарга әйләндерде. Без аның белән әрләшмәдек тә ул», диде популяр артист. Габдрәхим Элвиннан, «Салават белән кайчан дуслашасың?» дип тә сорады. #элвингрей #дуслыккупере #гузельуразова

Публикация от Tatar today порталы (@tatar_today)

Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстан халыклары Дуслык йортында “Дуслык күпере” бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестиваленә багышланган матбугат конференциясе Элвин Грейдан башка үткән иде. Спикерлар исемлегендә булса да, артист үзе килмәде. Катнашучылар аның йоклап калган булын әйттеләр. Узган елгы чарада Рифат Фәттахов, Айдар Шәйдуллин, шулай ук танылган җырчылар Фидан Гафаров, Зәйнәп Фәрхетдинова, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов катнашты.

Соңгы мәгълүматларга таянганда, ике республиканың төп музыкаль вакыйгасына әверелеп баручы II Бөтенроссия “Дуслык күпере” татар-башкорт эстрада фестиваленең артистлар составы билгеле. Фестивальның хедлайнерлары – Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Уразова һәм Элвин Грей. Алар фестивальның ачылу (13 апрель, Казан,“Пирамида”) һәм ябылу (29 апрель,Уфа,ГКЗ “Башкортостан”) тантанасында канташачак. Шулай ук бу концертларда Башкортостанның легендар Фәйзи Гаскаров дәүләт бию ансамбле Һәм Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашуы көтелә. “Дуслык күпере”нең 17 шәһәрендә дә Айдар Галимов, Ильсия Бадретдинова, Зөһрә Сәхәбиева,Илһам Вәлиев, Нәфкать Нигмәтуллин,Ильмира Нәгыймова һәм Руслан Кирамутдинов, Әлфинә Әзгамова, Гөлсирин Абдуллина,Азат Абитов,Рәнис Габбазов, Руслан Сәйфетдинов һәм “Премьер” төркеме, Алмаз һәм Айдар Юнысовлар, Алинә Шарипҗанова һәм башкалар чыгыш ясаячаклар. Фестивальның алып баручылары: Гөлназ Сәфәрова һәм Фирдәт Галиев булачак.

Бәйле