Көзге кояшлы көннәрнең берсе. Талчыккан юлчылар берәм-берәм үз вагоннарына үрмәләде. Нәгыймә дә шәһәрдәге апасына кунакка бара. Аның кызы кияүгә чыга. Ялгызыма күңелсез булыр дип моңаеп барганда, күрше купедан талгын гына җыр ишетелде.
“Үзең тапсаң, миңа да бир Сабырлык даруларын…”
Нәгыймәнең болай да нечкә күңеле тагын да нечкәрде. Көн кичкә авышты. Поезд алга чаба. Юлчылар ял итә. Кем шулай моңая икән? Димәк, аның да башына уй төшкән. Сагышын дөньяга белдерергә теләпме, шулай көйли. Нәгыймә вагон озатучы белән сөйләшеп, теге апа янына күчте. Хәдичә исемле икән. Бераздан алар аерылмас дуслар иде. Дөресрәге, апа, сөйләшер кеше булгач, диптер, эчендәгесен бушатты да бушатты.
— Бала кайгысы әче, бик әче. Күргәнгә сабырлык бирсен Ходай. Тудырганнан алып бала өчен әрнисең. Бала — бавыр ите дип, дөрес әйтелгән. Хәер, балам, син үзең ныграк аңларсың. Менә бу дәфтәргә барысы да язылган. — Әби кызга шактый тузган төрле кәгазьләрдән тегелгән көндәлек сузды.
— Бу бик кызык апа дисеңме? Сеңелкәем, нинди генә көчләр тотып торгандыр. Ходай тилерүдән саклаган, күрәсең. Шул җыр яратуым — үз күңелемне үзем күтәрүем яшәткәндер.
— Матур җырлыйсыз. Моңыгыз бар.
— Әйе, моңлы бала — бәхетсез була, диләр. Синең белән озак кына барасы икән. Укы әле шушы язмамны. Ул язмышымны сиңа ачып бирер.
Нәгыймә артык таушалган көндәлекне ипләп кенә кулларына алып укый башлады. Бераздан бөтен булмышы белән юлдаш апасының язмасына кереп “батты”. Ниндидер сорау тугач, башын күтәргән иде, аптырап китте: юлдашы карашын төнге караңгылыкка төбәгән дә, уйга баткан. Юлда тезелешеп калган агачларга, куакларга, сукмакларга үз язмышын сөйли микән. Нәгыймәгә ник бер игътибар итсен, аның күзәтүен сизми дә. Аны уйларыннан бүлдермәскә теләп, янә карашын көндәлектәге тигез юлларга күчерде.
…Нәһирәнең бүген иртәдән бирле эче поша. Күршесе Сәхипнең чәчәк кебек япь-яшь килеш хатыны үлеп китте. Тормышлары җитеш булса да, тол ирнең кырыслыгын белгәннәр аңа беркем дә хатынлыкка килергә риза түгел. Нәһирә үзе яучыларга оста да бит. Тик кемне генә ризалатырга? Тукта-тукта, бертуган агасы Мөхәммәтҗанның кызы үсеп килә бит. Бәлки кылын тартып караргадыр? Яшь арасы шактый булса да, бай булгач ризалашыр әле. Шулай итеп, ятимә Сания 14 яшендә кияү куенына керде. Кәләшеннән ике яшькә өлкәнрәк кызы бар иде Сәхипнең. Чит йортта хатын булып яшәп киткән тәүге елларында яшь кәләш берни уйлый белмәде. Артка юл бикле. “Төшкән җиреңә таш буласың”, — диде анасы. Этле-мәчеле яшәлгән сигез ел эчендә өч сабыйга гомер бүләк итте.
Сугыш уты һәр йортка диярлек кара канатын тидереп үтте. Тик Сәхип кенә сугышка бармады. Хезмәт армиясендә берничә ай йөреп кайтты да, кызы Фәгыйләне ияртеп каядыр чыгып китте. Ярый, анысына хуш дияр идең. Теле дә ачылмаган сабые Хәмитне дә урлады. Ни өчен? Сания яңа гына тәпи киткән улын уйлап көннән-көн кипте. Күрше-күлән аңа төрлечә киңәш биреп карады. Озак та тормады, ирен, сабыен – газизен күрмәмме дип, Сания дә аякка гына басып килгән ике кызын ялгыз анасына калдырып, Уфага юл тотты. Авыр сугыш еллары… Картәнисе олы оныгы Хәдичәне балалар йортына бирә. Җиде яше яңа гына тулган бала өч ел буе газиз әнкәсен көтеп зар елый. Сеңлесе Хәлимәдән көнләшә, картәнисе янында яхшыдыр дип уйлый. Сеңлесенең инде күптән оҗмах кошы икәнлеген белми.
Сания күпме эзләсә дә, улын таба алмый. Үги кызыннан хәбәр килә. Әти кеше бару белән улын балалар йортына биргән. Үзе дә югалган, берәр җирдә үлеп калдымы? Фәгыйләдән башка бер хәбәр дә булмый.
Сания заводта өч ел хезмәт сала. 1946 елда гына туган авылына кайтып егыла. Энесе Хәлим гаиләсе белән туган нигезендә яши. Килен янында артык кашык булып өч ел җан асрагач, Хәлим апасы белән Хәдичә сеңлесен Кемерово шәһәренә илтеп эшкә урнаштыра. Ничек тә килен кешегә артык җаннардан котылырга кирәк бит. Сания биредә авылдашларын эзләп таба. Ләкин алар да ачык йөз күрсәтми. Бер җирдә дә аны рәхәт тормыш көтеп тормый. Әнисе белән бергә ачка интегүләрен Хәдичә әле дә тетрәнмичә искә төшерә алмый. Ташкүмер җыеп, чиләген бер сумга саталар. Туганнан бирле рәхәт күрмәгән унөч яшьлек Хәдичәгә дә бераздан бәхет елмая. Шәһәрдә танышкан авылдашы Мәхтүмә апа аларны туган якка алып кайта. Бер уйласаң, ул апа туган да түгел. Аллаһның олы рәхмәтләре яусын инде бу изге бәндәгә…
Арытаба көндәлекне Хәдичә болай дәвам итә: “Тагын Хәлим абыйларга кайттык. Каршы алулары хәтердә юк. Җиңги тындырмады бугай, абый берничә көннән безне күрше авылга совхозга илтеп куйды. Картинәй дә безнең белән яши башлады. Инәй эшкә чумды. Детдомнан кайткач, авылда өч сыйныф укыган идем. Инәйнең арытаба да укытырга теләге булды. Барлыгы 5-6 сыйныф белем алдым. Аннан эшкә җигелдем. Эшнең ниндиен генә башкармадым. Көтү дә көттем.
Борынга ис керә башлады. Кичләрен уенга чыгабыз. Бер егет белән таныштык, кич саен диярлек сөйләшеп утырабыз. Ул миңа яратып йөргән кызы турында сөйли. Ул солдатта чакта кызын кем озаткан, кем белән сөйләшеп-дуслашып йөргән. Әле кызы укуда икән. Әллә язмыш булды. Шул юктан сөйләшеп йөрүләр чәчләрне чәчкә бәйләде бит. Халитнең ата-анасы бу совхозга чит-ят яклардан килгән икән. Әллә ничек яшәп кителде шунда. Йөргән егетем дә булмады. Бик яхшы яшәдек, яратышып, һәм, еллар үткәч, тавышсыз-тынсыз гына… аерылыштык. Бу вакытта өч балабыз буй җиткереп килә иде. Ул читкә эшкә чыгып йөрде дә, яшь кенә бер кыз ияртеп алып кайтты. Гафу итмәдем.
Горурлыгымны югалтмый, балаларымны бактым. Бәла өстенә бәла. Совхоз директоры кәҗүнний өебездән куып чыгарды. Өч ел мунчада тордык. Әнкәй бәгърем безнең белән яшәде. Түзде инде, әмма минем бәхетсезлегемә генә күнә алмады. Йөрәге тәмам таушалган иде. Кинәт китте.
Балалар кул арасына керә башлады. Беркөнне олы кызым мәктәптән елап кайтты. Сүзен дә аңлатып сөйли алмый. “Әтием, әтекәй генәм!” — ди. Мине кулымнан тышка сөйри. Бардым. Ирем тракторы белән ауган. Көчкә трактор астыннан тартып чыгарып салдык. Шактый гына имгәнгән иде. Еламадым. Бәгърем каткан иде. Минем белән тормыш көткәндә җырлап яшәде. Гармун тартып. Эчмәде. Миннән киткәч, эчүгә сабышты. Кире кайтам, керт, диде. Кертмәдем. Теге хатынында дүрт баласы үсә иде. Мин түзәм, дидем. Бар сагышымны җыр белән юдым. Ике кызым — пар сандугачларым үсеп җитте. Укып һөнәр алып чыктылар. Төпчегем солдат хезмәтеннән исән-имин кайтты. Кайткач, үтерделәр. Шул үлем дип мине тәмам эштән чыгарды. Урманга барабыз алып чыгып китте дуслары. Шунда кыйнап ташлаганнар. Район дәваханәсендә җан бирде балам. Ах, ул кара көннәр…
Магазиннан сатып алдым, Сатин кисәргә кайчы.
Күрмәгәннәр күрмәсеннәр,
Бала кайгысы ачы…
Шундый шигырь юллары да чыгардым. Җырларыма кушып җырлыйм.
Улың үзе гаепле, диделәр милициядә. Дөреслек юллап йөрер кешем булмады. Ирем улымның үлемендә син генә гаепле дип ничә ел җанымны ашады…
…Халит белән соңгы тапкыр сөйләшеп утырганда юл буендагы әремне кулым белән сыйпаган идем. Соңыннан ялгыш кулымны иренемә тидердем. Әчелеге!.. Вакытлар узгач, яралар уңала, диләр. Тик усал язмышым дучар иткән кайгы-хәсрәтләрем бүген дә, әрем әчеседәй, җанымны көйдерә.
Әнисә ЯГЪФӘРОВА,
Русия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Чакмагыш районы, Югары Аташ авылы.
Фото: Пиксабай