Яңа «Мерседес»лы булган Алсу һәм Азат Фазлыевлар: «Ярага тоз салмагыз, зинһар!»

-- Лэйсирэ

Моннан берничә көн элек Алсу белән Азат Фазлыевлар гаиләсенә челтәрле бизнестагы уңышлары өчен автобонус рәвешендә өр-яңа «Мерседес» бүләк иткәннәр иде. Сөенечле хәбәр белән Инстаграм аша Алсу Фазлыева уртаклашты. 

«Эшли башлаганда каршылыклар күп булды. Халыктан «Лохотрон», «финанс пирамида» һ.б. кебек ямьсез сүзләр ишетергә туры килде. Андый сүзләр ишетү авыр иде. Башта Азат та миңа ышанмады. Аннары, өйгә алган әйберләрне үзе кулланып ошатканнан соң, миңа ярдәм итәргә теләген белдерде. Һәм бизнеска ничек кереп киткәнен үзе дә сизми калды.
Ирешкән уңышыбыз, әлбәттә, минем генә түгел, тырыш командабызның эш нәтиҗәсе» ди Алсу.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Барысы да 2018 елның 1 июнендә башланды☺️. Ә Ничек шулай тиз булды дигән сораулар куп килә. @nl_int компаниясендәге эшчәнлегебез турында кыскача: ?Июнь. Star квалификациясен яптык. ?Октябрь. Diamond Star квалификациясен яптык. ?Декабрь. «Автобонус» квалификациясен яптык. ?Февраль. Сочига зур чарага — компаниянең 18 яшьлек туган көненә бардык. ?2,5 миллион сумлык Mercedes машинасын тырышып эшләгән өчен бирделәр. Безгә счет буенча -812 нче машинаны бирделәр!( суз уңаеннан, 2019 елда гына 10 автобонус бирелде, шуның 2 се Татарстанда!!!) @nl_int_mercedes ? безнең командада тагын берничә автобонус көтелә, Аллаh бирса☺️ ⠀ Эшли башлаганда каршылыклар күп булды. Халыктан «Лохотрон», «финанс пирамида» һ.б. кебек ямьсез сүзләр ишетергә туры килде. Әлеге гайбәтнең дөрес түгел икәнен төгәл белсәм дә, андый сүзләр ишетү авыр иде. Башта Азат та миңа ышанмады. Аннары, өйгә алган әйберләрне үзе кулланып ошатканнан соң, миңа ярдәм итергә теләген белдерде. Һәм бизнеска ничек кереп киткәнен үзе дә сизми калды. Ирешкән уңышыбыз, әлбәттә, минем генә түгел, наставникларыбызның hәм тырыш командабызның эш нәтиҗәсе. Егетләр, кызлар, барыгызга да рәхмәт! Әгәр син дә тырыш һәм максатчан икән, безнең командага рәхим ит. NLның «Мерседес» лары җитәрлек, эшлә генә! Аллага шөкер, без үзебезне башка өлкәдә, бөтенләй башка яктан ачтык. Һәм алга таба тагы да ныграк, җиң сызганып эшләүне дәвам итәчәкбез! Видеограф @zoorzoom @nurgaliev_ilnar #алсуазатфазлыевлар

Публикация от Алсу Фазлыева (@alsufazlyeva)

Ләкин җырчыларга озак сөенергә насыйп булмый, интернетта бик күпләр аларны тәнкыйть утына тота. Фазлыевларга негатив комментарийларны күп укырга, ишетергә туры килә. Янәсе, әниләрен дәваларга дип җыйган акчага машина алганнар икән. Әниләре үлгәч тә, шунда ук концертлар куярга чыгып китеп, җырлап-биеп йөриләр дип гаепләүчеләр дә була хәтта.

Моңа җавап итеп Азат Фазлыев болай ди: «Акланып утырасы килми, әмма ул машинаның ничек безгә килеп эләгүен тирәнрәк фикер йөрткәннәр аңлагандыр. Ә халыктан җыйган акчаны без мотаҗ балаларга таратып бирдек. Моның хакта лентада аерым пост бар.
Аннары… Янәсе, әниләре үлде, кырыгы да булмады, ә балалары инде җырлап-биеп йөриләр. Беләсез микән, кайгыдан бераз онытылыр өчен сәхнә — бердәнбер чара. Якыннарыбыз да: «Гастрольләрегезне туктатмагыз, эшләгез», — диделәр. Әни үзе дә, миңа калса, күкләрдән безгә карап сөенә генә. Чөнки ул үзе дә эш яратты. Ярага тоз салмагыз, зинһар. Мин сезнең берегезгә дә начарлык теләмим… Тормышыгыз матур, мул һәм имин булсын. Амин» дип ачынып яза Азат Фазлыев.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Хәерле кич барыгызга да. Кызганыч, бу көннәрдә негатив комментарийларны күп укырга, ишетергә туры килде. Янәсе, әнине дәваларга дип җыйган акчага машина алганбыз икән… Акланып утырасы килми, әмма ул машинаның ничек безгә килеп эләгүен тирәнрәк фикер йөрткәннәр аңлагандыр. Ә халыктан җыйган акчаны без мотаҗ балаларга таратып бирдек. Моның хакта лентада аерым пост бар. Аннары… Янәсе, әниләре үлде, кырыгы да булмады, ә балалары инде җырлап-биеп йөриләр. Беләсез микән, кайгыдан бераз онытылыр өчен сәхнә — бердәнбер чара. Якыннарыбыз да: «Гастрольләрегезне туктатмагыз, эшләгез», — диделәр. Әни үзе дә, миңа калса, күкләрдән безгә карап сөенә генә. Чөнки ул үзе дә эш яратты. Ярага тоз салмагыз, зинхар ? Мин сезнең берегезгә дә начарлык теләмим… Тормышыгыз матур, мул һәм имин булсын. Амин. #азатфазлыев #алсуазатфазлыевлар

Публикация от Азат Фазлыев (@azatfazlyev)

Бу постка җавап итеп бик күп тамашачылары, Азат белән Алсуны бирешмәскә өнди.

«Күзләремә яшьләр килде, акланма, Азат! Чын кешеләр андый сүзләр язмас. Үзебез дә шушы хәлне кичердек, оныгыбызга халык ярдәм йөзеннән акча жыйды, кайберсе шушы сүзне әйтте. Машинабыз алдан ук алынган булса да. Хөрмәтебез ЗУР сезгә, бәхетле булыгыз!»

«Азат, әйе шул, кеше бик әшәке хәзер, безгә дә, кызыбыз үлгәч, җыйган акчага компьютер алдыгыз дип үз туганыбыз әйтте, югыйсә белеп тордылар, 1 ел буе больницада гомер өчен көрәштек, кешедән җыйган акча төкрек кенә бит ул, чирле балага 1 атнада бетә, дөрес булмаганга үзәккә үтеп керә шул андый сүзләр, сабыр булыгыз»

«Кеше сүзе — кеше үтерә… Ә сез барысын да ачыктан-ачык язмагыз… Кайгыларны, бигрәк тә шатлык-куанычларны аз гына булса да эчкәрәк яшерергә өйрәнегез… Кайбер кешеләр көнлэшеп яза, кайберләре ачудан. Негатив комментарийларны укуы авыр ич. Укыгансыз икән, кичерегез андый ачулы кешеләрне. Алар бар hәм булачак… Күпчелек барыбер аңлый Сезнең уй-кайгыларны, бирешмэгез, тормыш дәвам итә» дип язалар комментарийларда.

Бәйле