Үзен «Болгар кызлары»ннан куылган Ләйсән суырып үпкән Филүс Вәлиев чынбарлыкны аңлата [видео]

-- Лэйсирэ

Казанда TMTV премияләрен тапшыру тантанасында Башкортстанда яшәп иҗат иткән «Бәхетле» дуэты җырлагач, сәхнәгә чәчәкләр тотып Ләйсән Басыйрова менде һәм, чәчәкләрен бүләк итте дә, төркем солисты Филүс Вәлиевны суырып үпте. Филүс хәтта кулындагы чәчәк гөлләмәсен дә төшереп җибәрде.

«Күпсанлы шалтыратулар һәм хатлардан соң мин кичәге гамәлемне аңлатырга булдым. Беләсезме, без мөстәкыйль кешеләр, һәр кеше үзенең тормышы өчен җаваплы, үзе өчен җавап бирә. Кем белән сөйләшергә, үбешергә яки үбешмәскә икәнен мин үзем хәл итәргә хокуклы. «Бәхетле» төркеме фанатларына үтенечем бар: миңа эмоциональ хатлар язмасагыз һәм янамасагыз иде. Шулай ук барлык массакүләм чараларын мине тынычлыкта калдыруларын сорыйм. Рәхмәт», ‒ диде соңрак Ләйсән.

Шушы көннәрдә әлеге гадәттән тыш вакыйганың төп герое булган «Бәхетле» дуэты җырчысы Филүс Вәлиев барысын да аңлатып, видеомөрәҗәгать белән чыкты.

«Бик күп сораулар килгәч, әлеге хәлне аңлатып үтәргә булдым. Бу үбешү булган көнгә кадәр мин Ләйсән Басыйрова белән таныш түгел идем. Безнең арада аңарчы да, хәзер дә бернинди дә мөнәсәбәтләр юк. Шулай булуга карамастан, аның шушы адымы күңелемә тиде. Миңа ошады хәтта. Аңа сәламемне һәм иң җылы теләкләремне юллыйм», ди Филүс.

 

 

Бәйле